Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллинның Аналар көне белән котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән якынлашып килүче бәйрәм - Әниләр көне белән иң изге котлауларыбызны кабул итегез. Бу көн - дөньядагы иң кадерле, газиз һәм яраткан кешеләребез - Аналарны хөрмәтләү көне. Якты бәйрәм - ана булу бәхетен татыган, көн саен назы һәм...

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Кадерле әниләр!

Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән якынлашып килүче бәйрәм - Әниләр көне белән иң изге котлауларыбызны кабул итегез.


Бу көн - дөньядагы иң кадерле, газиз һәм яраткан кешеләребез - Аналарны хөрмәтләү көне. Якты бәйрәм - ана булу бәхетен татыган, көн саен назы һәм кайгыртуы белән җылытучы, балаларына уңайлылык һәм чиксез мәхәббәт бүләк итүче аналар бәйрәме. Нәкъ менә әниләр һәрвакыт безнең уңышларыбыз өчен чын күңелдән шатланалар, уңышсызлыкларыбыз өчен борчылалар. Алардан башка балаларыбызның иминлеге, якты киләчәге мөмкин түгел.

Кадерле әниләр! Фидакарь хезмәтегез, сабыр, зирәк булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тәрбиягә бала алып, аларга күңел җылысы бүләк итүчеләргә аеруча зур рәхмәт. Гаиләләрегездә һәрчак үзара аңлашу, мәхәббәт, хөрмәт хөкем сөрсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев