Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Сабан туе белән тәбрик итә

Кадерле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән иң яраткан милли бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм, ул Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында аны беләләр һәм яраталар. Бу күңелле бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә һәм көзен мул уңыш җыеп...

Кадерле каматамагылылар
һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән иң яраткан милли бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм, ул Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында аны беләләр һәм яраталар. Бу күңелле бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә һәм көзен мул уңыш җыеп алуга өмет бүләк итә. Сабантуй - ул борынгы традицияләр, гореф-гадәтләр, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр җыелмасы. Ул, конфессияара һәм этник чикләрне бетереп, төрле милләт халыклары һәм мәдәният вәкилләре арасында үзара аңлашу һәм татулык символы булып тора.
Бу көнне без авыл хезмәтчәннәрен, алдынгыларны данлыйбыз, чөнки алар - авыл хуҗалыгының нигезе. Җитештерү өлкәсе ветераннары турында да онытмыйбыз - аларга аерым ихтирам.
Быел да Сабан туе киң күләмдә гөрләп үтәр дип ышанам. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар төрле уеннарда үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтә алачак.
Чын күңелдән һәркайсыгызга бәхет, иминлек һәм җитешлек, һәр гаиләгә - тынычлык, гармония һәм мәхәббәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев