Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне 27 март - Бөтендөнья театр көне Хөрмәтле Кама Тамагы районы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Мәдәният халыкларны һәм буыннарны берләштерә, җәмгыятькә гармонияле һәм төрле яклап үсү мөмкинлеге бирә. Мәдәният һәм сәнгатьнең миссиясе югары - ул кешенең дөньяга карашын, әхлакый...

25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне
27 март - Бөтендөнья театр көне
Хөрмәтле Кама Тамагы районы
мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре!
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Мәдәният халыкларны һәм буыннарны берләштерә, җәмгыятькә гармонияле һәм төрле яклап үсү мөмкинлеге бирә. Мәдәният һәм сәнгатьнең миссиясе югары - ул кешенең дөньяга карашын, әхлакый принципларын формалаштыра. Алар гуманлылык һәм матурлык идеяләрен үз эченә алган. Мәдәният традицияләрдә һәм халык иҗатында гына түгел, заманча сәнгатьтә дә яши һәм дәвам итә. Боларның барысын да сез - талантлы, үз эшләренә гашыйк кешеләр башкара.
Сез башкалар ял иткәндә дә хезмәт итәсез, күңелегез байлыгын кешеләргә өләшәсез, матурлык белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Иҗади эшчәнлегегез белән җәмгыятебезнең рухи үсешенә зур өлеш кертәсез: уникаль традиция һәм гореф-гадәтләр саклана, республикабызда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы арта.
Кешеләргә файдалы һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт!
Сезгә сәламәтлек, иҗади энергия телим, илһам чишмәгез саекмасын.
П.Н.Лоханов
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев