Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Идел яры нинди булыр

Районда булган күп гүзәл табигый почмакларның матурлыгын һич тә киметмичә, Идел елгасы ярын халыкны үзенә җәлеп итүче урыннарның берсе дип бәялибез. 2003-2006 елларда аны тагын да төзек һәм кулай итү өчен ярны ныгыту эшләре башланган иде. Кызганычка каршы, бу эшләр күп кенә сәбәпләр буенча тәмамланмады. Ниһаять, агымдагы елда эшләр кабат...

Районда булган күп гүзәл табигый почмакларның матурлыгын һич тә киметмичә, Идел елгасы ярын халыкны үзенә җәлеп итүче урыннарның берсе дип бәялибез.


2003-2006 елларда аны тагын да төзек һәм кулай итү өчен ярны ныгыту эшләре башланган иде. Кызганычка каршы, бу эшләр күп кенә сәбәпләр буенча тәмамланмады. Ниһаять, агымдагы елда эшләр кабат башлана.
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча Кама Тамагы районында яр буе линиясен норматив хәлгә китерү өчен 17,8 млн.сум күләмендә беренче транш бирелде, - ди МР башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов. - Берүк вакытта яр буен ныгыту буенча проект-смета документациясе әзерләнгән. Программа өч елга исәпләнгән. Районда туристлык инфраструктурасын үстерү буенча программа эшләү дә бу зур бурычны хәл итүгә бәйле. Аның кысаларында Кама Тамагында Идел елгасы ярында яр буена җәяүлеләр юлы һәм күзәтү мәйданчыгы төзелеше дә планлаштырыла.
Кабат төп подрядчы булып "Гидроспецстрой" КСУ тора. Аның белгечләре нәрсәләр эшләргә кирәклеген яхшы белә.
- Пристаньнән нефтебазага кадәр яр буе ишелүнең өч сәбәбе бар, - ди "Гидроспецстрой" КСУ техник директоры Юрий Гостев. - Астан ярны грунт, өстән кар һәм яңгыр сулары юа, туфракка җил эрозиясе дә йогынты ясый. Грамоталы эш башкарганда ике сәбәпне бетерергә мөмкин, димәк, яр линиясенең ишелүен киләчәктә туктатып була.
- Безнең бурыч - йөк машиналарына чикләү кертелгәнче яр буена төзелеш техникасын, эшчеләр һәм каравылчылар өчен вагон, максималь күләмдә төзелеш материаллары китертү кирәк, - диде прораб Николай Храменков. - Шулай ук бу көннәрдә безгә керү юлын әзерләп, проектка төгәллекләр кертү өчен кар һәм чүптән чистартырга кирәк.
Чәршәмбе көнне заказчы буларак район башлыгы Павел Лоханов һәм подрядчы әзерлек этабында килеп туган проблемаларны урында хәл итү өчен һәр атнада биредә киңәшмә үткәрергә карар итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев