Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы ФСС филиалы директоры Рәмзия Гарәфиева ташлама каралган гражданнар сорауларына җавап бирә

- Бу редакцияме? Урын өстендә ятучы инвалидлар өчен памперслар кайчан биреләчәк? Алар бушлай тәэмин ителешкә хокуклы, ә без җәйдән бирле бернәрсә дә алганыбыз юк. Сорауларга ФСС филиалы директоры Рәмзия Гарәфиева җавап бирә. - 2016 елның 1 гыйнварыннан тернәкләндерү буенча техник чараларны: подгузниклар, протезлар, ортопедик аяк киемнәре һәм санатор-курорт дәвалану өчен...

- Бу редакцияме? Урын өстендә ятучы инвалидлар өчен памперслар кайчан биреләчәк? Алар бушлай тәэмин ителешкә хокуклы, ә без җәйдән бирле бернәрсә дә алганыбыз юк.

Сорауларга ФСС филиалы директоры Рәмзия Гарәфиева җавап бирә.

- 2016 елның 1 гыйнварыннан тернәкләндерү буенча техник чараларны: подгузниклар, протезлар, ортопедик аяк киемнәре һәм санатор-курорт дәвалану өчен юлламаларны социаль иминләү фонды бүлекчәсе бирәчәк. Бүгенге көндә Кама Тамагы районы буенча ФСС бүлекчәсе тарафыннан тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өчен 177 гариза кабул ителгән. Аңлатып үтәм, узган ел өчен подгузниклар һәм башка әйберләр бирелмәячәк. Чеклар, товар накладнойлары күрсәтелгән очракта гражданнарның чыгымнары компенсацияләнә. Гариза бирүчеләр март аенда 2015 ел өчен компенсация алачаклар. Әгәр ташламага ия гражданнар компенсация өчен документларын 2015 елда тапшырган булсалар, аларга гаризаларын яңадан язарга кирәк, бу очракта компенсация күләме күбрәк булачак.

ФССның төбәк бүлекчәсе 2016 елның беренче ярты еллыгына тер-нәкләндерүнең техник чараларын сатып алуга кереште. Алар белән тәэмин итү март урталарында башланачак. Контрактны ачыр алдыннан без ташламага ия гражданнарга алга таба компенсация алу шарты белән кирәкле әйберләрне мөстәкыйль рәвештә сатып алырга тәкъдим итәбез.

Санатор-курорт дә-валануга килсәк, Кама Тамагы районы фонды бүлекчәсе тарафыннан 254 гариза кабул ителгән. Санатор-курорт дәвалануына чиратта 265 кеше тора. Чират Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан килгән мәгълүматлар белән ярашлы рәвештә, алдан бирелгән гариза датасы буенча формалаша. Бу чират сакланачак. 2016 елда санатор-курорт дәвалануны финанслау республика буенча 132 млн.сум күләмендә көтелә. Ягъни, Татарстан буенча быел без юлламалар белән якынча 7 мең кешене тәэмин итәчәкбез, ә 50 меңнән артык кеше үз чиратын көтә. Беренче чиратта 2012 елга кадәр гариза тапшырган ташлама каралган гражданнар тәэмин ителәчәк.

Гыйнвардан бүлекчә филиалында Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 96 йорт адресы буенча ташламалы категориягә кергән гражданнар кабул ителә. Гариза бирүчеләрдән документларны яңадан бирү таләп ителми. Ләкин фондның мәгълүматлар базасы яңартылганда хаталар китереп чыгармау максатыннан гариза бирүчеләргә филиалларның кайнар линия телефоннарына шалтыратырга тәкъдим итәбез: 2-16-81 (Кама Тамагы) һәм 293-40-81, 293-93-55 (Казан) белгечкә СНИЛС номерын әйтеп, базада үз фамилиягезнең барлыгын белешегез. Документлар белән килергә һәм мәгълүматларның дө-реслеген тикшерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев