Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Бәки авылында "Ситдыйка" мәчете ачылды (фото)

22 ноябрь Бәкидә мәчет ачылу тантанасына халык күп җыелды: бәкилеләр, шушы авылда туып- үсеп башка җирләрдә яшәүчеләр, күрше авыллардан имам-хатыйплар. Биредә хатирәләр яңарды һәм сүз гыйбадәт йортларының кирәклеге, мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек, һәм гомумән рухи-мәдәни нигезләребезне барлап, яшьләрдә әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт булдыру турында барды. Кече авыл саналып, йортлары да күп...

22 ноябрь Бәкидә мәчет ачылу тантанасына халык күп җыелды: бәкилеләр, шушы авылда туып- үсеп башка җирләрдә яшәүчеләр, күрше авыллардан имам-хатыйплар.


Биредә хатирәләр яңарды һәм сүз гыйбадәт йортларының кирәклеге, мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек, һәм гомумән рухи-мәдәни нигезләребезне барлап, яшьләрдә әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт булдыру турында барды. Кече авыл саналып, йортлары да күп булмаган Бәкидә иске мәчет янында ерактан күренеп торган мәчетнең калкып чыгуы бик күпләрдә чиксез шатлану, киләчәккә өмет хисләре уятты. Келәнче аксакаллары Шәһит Бариев һәм Мәхмүт Гомәров авыл тарихыннан кызыклы мәгълүматлар китерде. Бәки волосте Тәтеш өязенә кергән, 30 нчы елларда биредә волость конторасы, дәваханә һәм мәчет эшләгән. Язгы эшләр тәмамлангач, Чабыр- тирә-якка даны гөрләгән ярминкә үткәрелгән, ял саен базар булып, тирә-як халкы сату иткән. Һәр авылның бикләнә торган лареклары да булган, терлек, кош-корт, ит, бал, башка ризык, төрле көнкүреш кирәк-ярагы сатылган. Базар 1958 елда бетерелә. Авылда урыслар һәм татарлар яшәгән, сугыштан соңгы елларда 60-70 йорт булган. Халык "Фрунзе" һәм "Буденный" колхозларына берләшкән, соңрак бу ике хуҗалык кушылган. Бәки һәм Келәнче халкының үзләренең тарихлары белән горурлануы ачык сизелә, димәк аларның киләсе көннәргә дә ышанычы зур. Шуңа күрә мәчет торгызу эшенә дә алар күмәк тотына. Танылган якташлары Роза апа Хәмитова фикерен күтәреп алып, тиз арада оештыру эшләренә алына алар. Бу эштә башлап йөрүчеләрдән Наҗия Билалова һәм Раидә Сафина була.
Мәчет төзү эшләре бик җайлы бара, җәйли акчасы җыела башлый, материаллары кайтартыла, октябрьдә Фәһим Айтуганов, Илнур Моталлапов, Гыйлфан Билалов, Фәрит Гарифуллин, Наил Гаязов, Айнур Гарифуллин, Сәлихҗан Батыршин эшкә керешә. Төзүчеләргә Роза Гарифуллина ашарга пешереп тора. Һәрчак авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров, "Келәнче" бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Ишмиев ярдәмгә килә. Материал белән өзеклек булмый, "Стройка" кибете, шәхси эшмәкәр Дамир Вафин барысын да җибәреп тора. Изге эшне тиз арада башкарып чыгаруга төп иганәче әбисе Ситдыйка Гыймран кызы Бәкидә җирләнгән КФУ профессоры, атаклы геолог Ренат Мөслимов сәбәпче була. Авыл халкы аңа тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде.
Тантананы районыбыз имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты, ул районда 28 нче мәчет ачылу- иманыбыз ныгуда үз өлешен кертер дигән теләген белдерде. Коръән сүрәләрен Мәхмүт ага Гомәров укыды һәм бар халык Раббыбыздан илгә-көнгә тынычлык, имин тормыш сорап дога кылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин халыкны мәчет ачылу белән котлады, аның ишекләре һәрвакыт ачык торуын, дөньяларыбыз имин булуын теләп, төзелешкә зур өлешен керткән Ринат Хәлиулла улына район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Наҗия апа үз чыгышында мәчет төзүдә 52 кеше һәм Келәнче мәчете өлешен билгеләп үтте. "Мәчетебез авылыбызның нуры булып торсын, авыл бетмәсен",-диде ул. Аннан соң сүз туган якны өйрәнүче галимә Роза Ибраһим кызына, район үзәгеннән килгән, тамырлары шушы авылга барып тоташкан Юрий Ильинга бирелде. Юрий Александрович биредәге урыс зиратын киртәләүдә зур өлеш керткән. Бәкилеләр аңа һәм Ринат Мөслимовка татар зиратын төзекләндерү өчен дә рәхмәтләрен белдерде.Галимулла хәзрәт Яруллин әлеге вакыйгага багышлап язган шигырен укыды. Соңыннан мәчет төзүдә катнашканнарга бүләкләр бирелде.
Бар эштә дус, бердәм, кунакчыл халыклы Келәнче авыл җирлегендә Бәки авылында "Ситдыйка" мәчете рухи яңарышка, кече авыллар торгызылуга өмет биреп эшләп торсын. Әлеге уй-теләк Бәкигә олы бәйрәмгә җыелучыларның күңелләрен биләде. Берүк шулай була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев