Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы 6 мәктәп укучысы “lТ-чемпион” бәйгесе кысаларында призларга ия булды

Бәйгегә йомгак Иннополиста ясалды. Иң югары балл җыйган Татарстанның биш укучысына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов призлар тапшырды. Татарстан укучылары арасында бу бәйге инде өченче ел уздырыла. 2015 елда ул ике этапта - язын һәм көзен узды. Ә бу атнада берьюлы ике этапка нәтиҗәләр ясалды һәм бүләкләү тантанасы үткәрелде. - Беренче...

Бәйгегә йомгак Иннополиста ясалды. Иң югары балл җыйган Татарстанның биш укучысына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов призлар тапшырды.


Татарстан укучылары арасында бу бәйге инде өченче ел уздырыла. 2015 елда ул ике этапта - язын һәм көзен узды. Ә бу атнада берьюлы ике этапка нәтиҗәләр ясалды һәм бүләкләү тантанасы үткәрелде.
- Беренче этапта район укучылары арасында Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары аерылып торды, - ди балаларны сәфәрдә озатып йөрүче мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методика эшчәнлеге буенча урынбасары Нурзия Җиһаншина. - Болар Илья Мокшин, Эльза Хәйруллина һәм Илгинә Исмәгыйлева иң югары балл җыйдылар. Алар планшетлы компьютер һәм рюкзакка ия булды. Көзен беренче һәм икенче этапта җыйган барлык балл бергә кушылды. Бу этапта темпны югалтмыйча эшен дәвам итүчеләр җиңде. Җиңүчеләр арасында Иске Казиледән Камилә Садриева, Кама Тамагы татар мәктәбеннән Айрат Мөхәммәтшин һәм Рудник мәктәбеннән Алинә Хөсәенова. Аларга смартфон, блокнот һәм рюкзаклар бүләк ителде.
- Тагын егермеләп укучы җыелган балл күләменә карап зур булмаган призларга - куржка, магнит, флешка һәм башкаларга алыштырдылар, - ди информатика һәм ИКТ буенча методист Зөһрә Гыйззетдинова.
- Миңа бигрәк тә тантана узган Иннополис университеты бинасы ошады, - ди Эльза Хәйруллина. - Чараның икенче өлешендә без берничә бәйгедә һәм мастер-класста Иннополис буенча видеоэкскурсиядә катнаштык. Тагын әле фотобудкада фотосурәткә төштек. Шулай итеп, сәяхәттән бик матур тәэсирләр алып кайттык.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу аеруча күңелгә хуш килде, - ди Ильяс Мокшин. - Һәм, әлбәттә, бүләкләр.
Планшетлы компьютер гади планшетка караганда зур мөмкинлеккә ия. Аңа компьютер "тычкан"ын, клавиатураны тоташтырырга була һәм ул чын компьютерга әверелә. Җиңүемә бик шатмын.
Бәйгене оештыручылар хәбәр итүенчә, ул әле моның белән генә тәмамланмый, башка формада дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә барлык яшь lT-чемпионнарга әле үзләрен күрсәтергә мөмкинлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев