Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы 10-11 сыйныф укучылары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов һәм Казанның аграр юнәлештәге ике уку йорты вәкилләре белән очрашты

23 декабрьдә район мәдәният йортында 10-11 сыйныф укучылары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов һәм Казанның аграр юнәлештәге ике уку йорты вәкилләре белән очрашты. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов укучыларга, мәктәп директорлары, агросәнәгать комплексы белгечләренә, авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп: "Безнең район - аграр төбәк. Авыл тормышы даими...

23 декабрьдә район мәдәният йортында 10-11 сыйныф укучылары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов һәм Казанның аграр юнәлештәге ике уку йорты вәкилләре белән очрашты.


Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов укучыларга, мәктәп директорлары, агросәнәгать комплексы белгечләренә, авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп: "Безнең район - аграр төбәк. Авыл тормышы даими хезмәт һәм тулысынча күңел биреп эшләүне таләп итә. Хәзер заманалар җиңел түгел, ләкин авыл хуҗалыгының 10-15 елдан нинди булачагын сез дә билгеләячәксез".
Бүгенге көндә безнең районнан 29 студент Казан дәүләт аграр университетында, 10сы Казан дәүләт ветеринария академиясендә укый.
Соңгы елларда аграр, ветеринар уку йортларын тәмамлаучылар безнең районда уңышлы гына эшкә урнаша, ләкин вакансияләр бар әле. «Аграр ВУЗларда белем алып, фермер булырга, үз эшеңне ачып җибәрергә була. Районда фермер хуҗалыклары төзер өчен буш җирләр бар», - диде муниципаль район башлыгы.
Николай Титов: "Һөнәр сайлаганда әти-әни фатыйхасы да мөһим һәм югары белем алу өчен генә теләсә кайсы җиргә укырга керергә кирәкми. Мин үз һөнәрем белән горурланам, без илне туендырабыз, ә бу югары бәяләнә", - диде. Ул хәзер сыер савучы, механизаторлардан бигрәк, югары квалификацияле авыл хуҗалыгы менеджерлары кирәк булуы турында билгеләп үтте. Булачак абитуриентларга һөнәр сайлауда мөһим аргумент итеп агросәнәгать комплексына кертелә торган инвестицияләр күләме артуын атады. "Күптән түгел булып узган пресс-конференциядә РФ Президенты Владимир Путин: "Россия үзен генә түгел, башка илләрне дә туендыра алачак", - диде.
Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин бу уку йортының Идел буенда иң элеккеләрдән булуын һәм анда югары белем белән беррәттән эшче белгечлеге дә алып чыгарга мөмкинлеген әйтте.
Безнең якташыбыз Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры Мөнирә Гайнуллина ВУЗ факультетлары һәм юнәлешләре, аның халыкара статуска ия булуы турында сөйләде. Мөнирә Кәбир кызы "Авыл хуҗалыгы продукциясенең җитештерү һәм эшкәртү технологияләре" кафедрасы мөдире. "Бу һәм башка юнәлешләр буенча бездә укырга була", - диде ул.
Ахырын газетабыздан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев