Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы З.Г. Гарәфиевның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бусагада Яңа 2012 ел. Тиздән Кремль курантлары районыбыз ельязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдыра. Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. бу вакытта башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. Узып баручы...

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бусагада Яңа 2012 ел. Тиздән Кремль курантлары районыбыз ельязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдыра.

Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. бу вакытта башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә.

Узып баручы ел капиталь ремонт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү буенча зур мөһим эшләр башкарылу белән истә кала. Әлеге программа нәтиҗәсендә 89 ветеран уңайлы яңа фатирларга күчте. 2011 елда районда гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүнең адреслы программасы старт алды. Аның нәтиҗәсендә 49 гаилә үзенең торак шартларын яхшыртты. Затон урта мәктәбенә һәм «Родничок» балалар бакчасына капиталь ремонт ясала, Строляров исемендәге клубта ремонт эшләре дәвам итә. Сөйки Кичүендә гипс эшкәртү заводы төзелеше югары темпта бара, торак төзелешенең еллык планы гамәлгә ашырыла. Юл хуҗалыгында һәм торак пунктларга газ кертүдә зур күләмдә эш башкарылды. Халык тормышының сыйфат күрсәткечләре яхшырды, мәсәлән, районда 2011 елда уртача хезмәт хакы 11917 сум тәшкил итте.

2011 елда авыл эшчәннәре бөртекле һәм азык культураларының яхшы уңышын үстерде. 35700 тонна ашлык сатылды һәм шартлы бер баш терлеккә 37 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Авыл хуҗалыгында югалтылган позицияләрне торгызу өчен барлык шартлар да бар, район авылларының потенциалын нәтиҗәле файдалануда барлык проблемаларны хәл итә алырбыз, дип ышанам.

Узып баручы елга йомгак ясап, без 10 июльдә Сөйки Кичүе янында суга баткан «Булгария» теплоходы фаҗигасе турында да әйтми булдыра алмыйбыз. Әлеге фаҗигале мизгелләрне искә алып, тагын бер тапкыр әлеге бәлагә җавапсыз калмаган һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

4 декабрьдә илебез тормышында мөһим сәяси вакыйга булды - алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайладык. Районыбызның мөһим чарада активлык күрсәткән барлык халкына рәхмәт сүзләремне ирештерәм.

Хөрмәтле якташлар! 2011 ел җитди сынауларга юлыккан һәм максималь көч биреп тырышып эшләгән әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Район халкының үсеш өчен яхшы перспективасы бар, шуңа күрә бездә эшли белүче һәм эшләргә теләге булган халык яши. Һичшиксез, Яңа ел алдыннан һәркем яхшы якка үзгәреш һәм өметләренең аклануын көтә. Әмма алар безгә киләчәктә дә бергәләп эшләсәк һәм көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итсәк кенә реаль.

Яңа 2012 ел безнең өчен яңа перспективалар ачсын, яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын, чөнки һәрберебезнең уңышы туган ягыбызның киләчәктә дә чәчәк атуына нигез булып тора. чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, оптимистлык телим, Яңа елның һәр көне безнең барыбызга да яңа көч бүләк итсен, ә якыннарыбызның җылысы һәм яклавы күңелләребезне шатландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев