Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кабат ОДН турында

Гомумйорт ихтыяҗларына түләү шактый артканнан соң әлеге темага берничә киңәшмә, массакүләм мәгълүмат чараларында берничә репортаж багышланган иде. Район газетасы да аны хәл итүгә ачыклык кертергә тырыша. Узган җомгада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев әлеге темага багышланган чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда шәһәр җирлеге башлыклары, "Коммуналь челтәрләр" ААҖ, "Наш дом" ИК, "Татэнергосбыт"...

Гомумйорт ихтыяҗларына түләү шактый артканнан соң әлеге темага берничә киңәшмә, массакүләм мәгълүмат чараларында берничә репортаж багышланган иде. Район газетасы да аны хәл итүгә ачыклык кертергә тырыша.
Узган җомгада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев әлеге темага багышланган чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда шәһәр җирлеге башлыклары, "Коммуналь челтәрләр" ААҖ, "Наш дом" ИК, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Благоустройство" ООО җитәкчеләре, МР башкарма комитеты бүлекләре вәкилләре катнашты. Мартта өч шәһәр җирлегендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән зур аңлату эше үткәрелде. Фатирларда суны исәпкә алу приборлары алыштырыла һәм куела, фатир хуҗалары белән су, электр энергиясе һәм җылылыктан файдалануга килешүләр төзелә. Куйбышев Затонда яшәүчеләр аеруча актив. "Затон" ШИКка килешү төзергә килергә дигән үтенечне игътибарсыз калдырмыйлар. Өч көндә судан файдалануга 201 килешү төзелгән, бу барлык фатирлар санының өчтән берен тәшкил итә. Кама Тамагында әлеге процесс акрынрак бара, югыйсә килешүләр март аенда гына төзеләчәк. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә моны истә тоту зарур. Хәзерге вакытта "Коммуналь челтәрләр" ААҖ суны исәпкә алуның иске приборларын алыштыра һәм алар булмаган фатирларда аны куя. Су счетчикларының бәясе иң түбәне.
ОДНны киметү өчен счетчик күрсәткечләрен вакытында бирүне үтенеп мөрәҗәгать итүләр кайдадыр эшли, кайдадыр юк. Мәсәлән, Кама Тамагының Гагарин урамындагы 94 нче йортта соңгы айда гомумйорт счетчигы буенча 204 куб.метр су кулланылган, ә шәхси күрсәткечләр буенча 57 куб кына тәшкил иткән. Димәк, 147 куб.метр су бәясе күрсәткечен вакытында күрсәткән һәм күрсәтмәүчеләргә бертигез бүленәчәк. Комаров урамының 20 нче йортында яшәүчеләргә ОДН 180 куб.метр су туры килә. Ә менә шул ук урамның 4 нче йортында күрсәткечләрне үзе теләп түләүсез теркәп баруч тырышлыгы белән ОДН поселокта иң азы. Бүген ОДН күрсәткече иң югары булган йортларда коммуналь хезмәткәрләре шәһәр җирлеге вәкилләре белән берлектә аңлату эше алып бара.
"Благоустройство" ОООга да күп эш башкарасы бар. Оешма Тенеш поселогында чүп-чарны чыгаруга килешү төзүне төгәлли, Кама Тамагында килешү нибары берничә йортта гына төзелмәгән. Куйбышев Затонда да апрельгә кадәр бу эшне төгәлләргә уйлыйлар.
Зөфәр Галимуллович коммуналь хезмәтләр һәм шәһәр җирлекләре алдында торган бурычын тагын бер кат тәгаенләде. Аларның иң мөһиме- һәр кешегә су, җылылык, электр энергиясен исәпкә алу приборларын кую зарурлыгын һәм әлеге приборлар күрсәткечен вакытында бирү әһәмиятен җиткерү.
Рәсемдә: контролер Гөлфия Сафина счетчик алыштыру вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев