Идел таннары
  • Рус Тат
  • Җитештерү нәтиҗәле булырга тиеш

    Агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда уңай якка үзгәреш күзәтелә, әмма кайбер проблемалар да бар, аларны бетерү өстендә эшләргә кирәк.

    100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә продукция җитештерү - терлекчелектәге эш нәтиҗәлегенең төп критерие булып тора.
    Тулаем район буенча беренче кварталда 5,7 центнер ("Кама Тамагы" АХПда - 5,4 центнер, Ленин исемедәге хуҗалыкта - 7,8 һәм "Олы Кариле" ААҖ - 9,5) ит җитештерелгән. 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә районда 54,7 центнер сөт җитештерелгән ("Кама Тамагы" АХПда - 4,9 центнер, Ленин исемендәге хуҗалыкта - 88,2 һәм "Олы Кариле" ААҖда -155,1). Әгәр терлекләрнең тыгызлыгы турында сөйләсәң, "Кама Тамагы" АХПда ул 16,3 баш, Ленин исемендәге хуҗалыкта 33,5, "Олы Кариле" ААҖда 42,7 баш тәшкил итә. Район буенча 17,9 баш. Күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән.
    Оптималь күләмдә терлекчелек продукциясе алу өчен тиешле база булдырырга кирәк. Иң элек - терлекләр баш саны. Район буенча 1 апрельгә 11818 баш КРС исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 498 башка артык. Үсеш, нигездә, «Олы Кариле» ААҖ хисабына булды. Хәер, крестьян-фермер хуҗалыклары да баш санын арттыра. Башка авыл хуҗалыгы берләшмәләренә көтүне арттырырга кирәк, чөнки күпләре районда 20 меңнән артык баш КРС булган вакытларны хәтерли. Шуның өстенә дуңгызлар да бар иде.
    Хәзер хуҗалыкларда инвестор позициясе нәтиҗәсендә дуңгызчылык белән гомумән шөгыльләнмиләр.
    Агымдагы елның беренче кварталында 3781 центнер ит җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1265 центнерга артык. Уртача көнлек үсеш тә узган елгыдан яхшырак. Быел ул 673 грамм, узган елда 470 грамм иде.
    Март аенда үсеш динамикасы тагын да зуррак иде. Быелгы үсеш 729 грамм булса, узган елда - 406.
    Аңлашыла ки, күрсәткечләрдәге аермага узган елдагы азык дефициты да йогынты ясады.
    Бозау алу узган елгы дәрәҗәдә калды - 1440-1443 баш, ә терлекләр үлеме чагыштырмача югары кала. Узган елда 175 бозау үлгән булса, быел - 120.
    Беренче кварталда сөт җитештерү узган елгы күрсәткечкә карата минус белән бара. Узган елда тулай савым 37270 центнер булса, быел -36166, бер сыердан чагыштыру өчен 1065 һәм 1021 килограмм сөт савып алынган. Март күрсәткечләре бер айда узган елгы дәрәҗәне узып китәчәк дигән өмет бар, чөнки тулай савым да, уртача көнлек савым да хәзер узган елгыдан югары.
    Терлекләрне кышкы абзарларда асрау тәмамлануга бер айдан артык вакыт бар һәм бу вакыт эчендә терлекчелек продукциясе алу өчен максимум тырышлык куярга кирәк, ә аннары яшел азыкларда күрсәткечләрне ныгытырга һәм арттырырга.
    Рәсемдә: беренче кварталда бер сыердан сөт савып алу буенча алда баручы Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучысы Лилия Садриева. Тулаем хуҗалыкның уңышлы эшләве аның эшенә дә бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: