Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиләкле җәй

Безнең район җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен бик уңайлы урынга урнашкан, табигатьнең гүзәл почмагы дигән сүзләр дә буш түгел. Мул алма бакчасы дисеңме, урамнарны бизәп үскән чия, сливамы?! Каматамагылылар рәхәтләнеп бакча нигъмәтләреннән күп еллар буе файдалана, яратып карый. Әлбәттә, бу өстәмә керем, аеруча пенсионерлар өчен. Алай гына да түгел, бу бит...

Безнең район җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен бик уңайлы урынга урнашкан, табигатьнең гүзәл почмагы дигән сүзләр дә буш түгел. Мул алма бакчасы дисеңме, урамнарны бизәп үскән чия, сливамы?! Каматамагылылар рәхәтләнеп бакча нигъмәтләреннән күп еллар буе файдалана, яратып карый. Әлбәттә, бу өстәмә керем, аеруча пенсионерлар өчен. Алай гына да түгел, бу бит әле мул табын дигән сүз, кыш әйләнәсенә җитәрлек витаминнар да.
Быел җәй бик коры килде, яңгырлар урыны белән генә яуды, күрше районнар белән чагыштырганда туфракта корылык югары. Димәк, җиләк-җимеш вак дигән сүз. Ә табигать ул мәрхәмәтле, уңган хуҗаларның бакчалары тырыш хезмәт нәтиҗәсен бәяли белә. Кама Тамагы бистәсенең үзәк мәйданында сусыл, матур җиләк-җимеш, яшелчәне иртәдән сатып алырга мөмкин. Мисал өчен чиянең килограммы 50 сумнан башлана, кара карлыган 130, кызыл карлыган 80-100, кура җиләге- 100-150, крыжовник-100, алма- 30, яшелчәләр: кыяр- 30-40, помидор-80, ташкабак-30, 1 данә сарымсак 10-15 сум тора. Райпо хезмәткәрләре җиләк-җимешне күпләп алу белән шөгыльләнми, шулай булгач шәхси эшмәкәрләр яисә, күмәртәләп сатучылар өчен бу кулай. Кояшлы, матур көннәрдә сатучылар рәхәтләнеп табигать нигъмәтләрен тәкъдим итә, яңгыр яуса, җилле көндә алар өчен ачык һавада утыру бик рәхәт түгел. Аларның үтенече урынлы да, ябык түбәле мини базар булса һәркем өчен һәм килгән кунакларга да әйбәт булыр иде. Тиздән хәзерге җимешләрне сусыл слива, өлгергән тәмле алмалар, күптөрле яшелчә рәтләре алыштырыр. Озын кыш өчен бар төр витаминнарны әзерләргә һәркем омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев