Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җитди игътибар астында

Район сәламәтлек саклау системасы дүрт ел үзгәрешләр кичерә- сәламәтлек саклауны модернизацияләү медицинаның барлык спекторларына үтеп керде. Авыруларны кабул итү- диагностика бүлеген яңарту казанышларыбызның иң мөһиме дип саныйм,-ди ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев. -Әлеге максатларга өч миллион сумга якын акча тотылды. Нәтиҗәдә, авыруларны кабул итү бүлеге пациентларның барлык категорияләре өчен генә...

Район сәламәтлек саклау системасы дүрт ел үзгәрешләр кичерә- сәламәтлек саклауны модернизацияләү медицинаның барлык спекторларына үтеп керде.

Авыруларны кабул итү- диагностика бүлеген яңарту казанышларыбызның иң мөһиме дип саныйм,-ди ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев. -Әлеге максатларга өч миллион сумга якын акча тотылды. Нәтиҗәдә, авыруларны кабул итү бүлеге пациентларның барлык категорияләре өчен генә кулай булып калмыйча, заманча җиһазлар белән дә баетылды. Бүген бездә үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты, кан составын ачыклау анализаторы, эхоэнцефалоскоп, корсак куышлыгында кискен паталогияләрне булдырмау өчен лапароскоп бар. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бүлеге күрсәтү карамагында хәзер Глонасс системасына кушылучы өч яңа машина бар. Башка торак пунктларда яшәүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Программа гамәлдә булганда яңа өч ФАП төзелде, 13е ремонтланды. Тәмте һәм Сөйки табиблык амбулаторияләрендә ремонт үткәрелеп, җиһазлар яңартылды. Поликлиникасына заманча яңа рентгент аппараты кайтартылды.

-Җиһазлар белгечләрсез эшли алмый. Бүген ЦРБда буш вакансияләр бармы?

-Поликлиникага ашыгыч рәвештә офтальмолог, дермато-венеролог, нарколог эндоскопист, нарколог, ифекционист кирәк. Бүген безнең карамакта бер фатир бар, бер-ике белгечне шунда урнаштыра алыр идек. Әмма кирәкле табиблар безгә эшкә килә калса, район хакимияте фатир мәсьәләсен уңай хәл итәргә вәгъдә итә.

Соңгы вакытта клиникада стоматология белгечләренә кытлык. Өч атна элек ЦРБга Светлана Наумова эшкә килде. Светлана Анатольевна районда 2000 елдан эшли. Затон линиясе сырхауханәсендә практика үтә. Быел әлеге медицина учреждениесе ябыла, аның белгечләре ЦРБ штатын тулыландыра ала.

9 февральдә халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Әлеге яшь табиб йөзендә без стоматология кабинеты белгечләрен котлыйбыз, аларга һәм пациентларына нык сәламәтлек, яңа җиһазлар һәм материаллар, киләчәктә дә медицина проблемаларына җитди дәүләт игътибары телибез.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев