Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйдә булдым

Буран кузгалырга торган февральнең соңгы көннәрендә Куйбышев Затонда урнашкан теплицага бардым. «Рост.Ок» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оешмасын шәхси эшмәкәр Леонид Нагаев җитәкли. Дүртенче ел инде ул райондашларын яңа өлгергән кыяр, помидор, яшел суган белән тәэмин итә. Быел исә тагын да эш мәйданын арттырган һәм 1860 кв.м тәшкил итә. Эш сәгатен дә...

Буран кузгалырга торган февральнең соңгы көннәрендә Куйбышев Затонда урнашкан теплицага бардым.
«Рост.Ок» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оешмасын шәхси эшмәкәр Леонид Нагаев җитәкли. Дүртенче ел инде ул райондашларын яңа өлгергән кыяр, помидор, яшел суган белән тәэмин итә. Быел исә тагын да эш мәйданын арттырган һәм 1860 кв.м тәшкил итә. Эш сәгатен дә бик иртә башлыйлар. Мин барганда Леонид Георгиевич шунда иде. Җилле урамнан кергәч, бал кортлары кыяр чәчәкләре арасында очып йөргәнен күрү рәхәт, матур җәйдә кебек булды. Бик зур яфраклы кыяр үсентеләре өскә үрмәләгән.
- Бу нинди сортлар, - дип кызыксындым.
- "Атлет", "Казанова", "Кураж", "Бегунок". "Эстафета"ны да чәчеп карадык, тик ул бик күңелгә ятмады.
- Орлыкларны каян аласыз?
- Ябык грунт өчен әзерләнгән Россиянең махсус институты "Гавриш" фирмасыннан заказ белән алабыз.
- Һәм уңышны кайларга җибәрәсез?
- Нигездә, үзебезнең район сәүдә нокталарына. Ихтыяҗ зур, шуңа күрә мәйданны да арттырдык. Махсус төклетуралар сатып алдык, ишетәсезме безелдиләр? Алар чәчәкләрне серкәләндерә.
- Әйе, бу күренешне гүзәллек дими, ни дисең?! Алынган продукциягә нинди таләпләр куясыз?
- Уңыш җыйганда беренче продукцияне авыл хуҗалыгы министрлыгы лабораториясенә тапшырабыз, алар артык химикатлар юклыгын тикшереп, безгә ашарга яраклыгы, юклыгы, ягъни сыйфаты турында сертификат бирә. Шуннан соң кибетләргә чыгарабыз.
- Беренче уңышны кайчан көтәргә?
- Язның беренче бәйрәме - 8 мартка. Декабрь ахырында орлыклар чәчтек, өлгереп җитешү вакыты 65 көн була.
- Ә бәясе?
- Базар бәясе, чөнки үз-үзен акларга тиеш, хәзер ут, су бәяләре артты, ә кыяр яктылык ярата. Сыйфатын әллә каян Төркиядән кайтартылган тәме булмаган кыяр белән чагыштырып булмый, билгеле. Өзеп алгач кисеп җибәрәсең, җәй исе аңкый...
- Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашасыгыз килмиме?
- Быел 33 тонна уңыш җыеп алырга көтәбез, узган ел 18 тонна иде. Ел азагына икенче әйләнеш- томат өлгертергә исәп. Аннан җирне санитар эшкәртәбез.
- Уңышлар сезгә, әңгәмәгез өчен рәхмәт Леонид Георгиевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X