Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юллар – безнең карамакта

Апрельнең беренче ункөнлегендә март ахырында яуган кардан бернәрсә дә калмады диярлек. Төзекләндерү һәм ремонтлау чоры башланды. Юл хезмәте районны төзекләндерү һәм халыкка уңайлы булсын өчен үзеннән алыштыргысыз өлешен кертә. Быел язгы ташу республикада зур борчу тудыра. Юл хезмәте хезмәткәрләренең язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау буенча бердәм, күпләр...

Апрельнең беренче ункөнлегендә март ахырында яуган кардан бернәрсә дә калмады диярлек. Төзекләндерү һәм ремонтлау чоры башланды.
Юл хезмәте районны төзекләндерү һәм халыкка уңайлы булсын өчен үзеннән алыштыргысыз өлешен кертә.
Быел язгы ташу республикада зур борчу тудыра. Юл хезмәте хезмәткәрләренең язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау буенча бердәм, күпләр өчен сизелми торган системалы эше хөрмәткә лаек.
«Без су ташуны үткәреп җибәрдек. Юлларның барлык юнәлешләрендә су агызу торбаларын контрольдә тоттык. Кече Салтыкта МЧС һәм җирле үзидарә белән берлектә плотина янында су басуга каршы чаралар үткәрдек. Хәзер комлы-тозлы катнашма салынган әрҗәләрне алабыз, кар тоту җайланмаларын сүтәбез. Махсус техникага профилактик ремонт үткәрәбез, ул төзелеш сезонында эшкә тартылачак», - дип аңлатты «Татавтодор» ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы участогы җитәкчесе Рамил Ганьятуллин.
- Рамил Харисович, шулай да көн тәртибендә иң мөһиме - юлларда ремонтны вакытында һәм сыйфатлы башкару.
- Әйе, моның өчен бездә техника да, эшкә җаваплы мөнәсәбәт тә бар. 1 апрельдән асфальт заводы эшли башлады, шул көннән юлларны сезонлы ремонтлауга керештек. Безнең асфальтны бездән башка Апас филиалының тагын 5 участогы куллана. Моннан тыш, шәһәр яны һәм Мамадыш филиаллары да ала.
Быелгы һава шартлары нәтиҗәсендә асфальт өслек узган елларга караганда күбрәк җимерелгән. 1 кв. метрга кадәр булган чокыр-чакырларны ремонтлау эшен Заов.Каратай юлы чатыннан башладык, бүген юл-төзелеш бригадасы Уразлино янында эшли.
-Эшнең күләме нинди?
- Апас юнәлешендә 870 метрда, Тәмте авылындагы юл участогында 800 һәм Красновидово-Сөйки юлында 800 метрга ремонт үткәреләчәк. икенче этапта «асфальтка асфальт» карта алымы белән асфальт салу күздә тотыла, бу юл полотносын файдалану вакытын арттырырга мөмкинлек бирә. Планда каралган күләм - 3 км, узган елда 2,1 км салган идек.
- Рәхмәт, коллективыгыз үз алдына куйган бурычны үтәр һәм сез хезмәт күрсәткән юллар каралган срокларда норматив хәлгә килер, дип ышанабыз.
Рәсемдә: Зөфәр Вәлиев җитәкчелегендәге бригада Уразлино янындагы юл участогында эшләгән вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев