Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Исәпкә алу кирәкме?» Әнә шундый сорау белән каматамагылыларга мөрәҗәгать иттек

Илебездә әһәмиятле чара - Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга 41 көн калды. «Исәпкә алу кирәкме?» Әнә шундый сорау белән мин районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттем. Илнар Исмәгыйлев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты: "Мин исәпкә алу кирәк дип саныйм. Аның нәтиҗәләре ил күләмендә аграр сәясәтне формалаштыру өчен генә...

Илебездә әһәмиятле чара - Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга 41 көн калды. «Исәпкә алу кирәкме?» Әнә шундый сорау белән мин районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттем.

Илнар Исмәгыйлев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты: "Мин исәпкә алу кирәк дип саныйм. Аның нәтиҗәләре ил күләмендә аграр сәясәтне формалаштыру өчен генә түгел, авылдагы эшмәкәрләргә, хуҗалык җитәкчеләренә һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр өчен дә әһәмиятле. Ул җирдә эшләүче кешеләр тормышын һәм авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарлар сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк".
Рафика Хәйруллина, пенсионер: "Исәпкә алу - халыкны үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итүне планлаштыру өчен мөһим. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, үз эше белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм йөзеннән дәүләт һәм республика программалары эшли. Безнең районда да бу программаларда катнашып уңышлы эшләүчеләр шактый. Эштән курыкмаска гына кирәк. Шул вакытта без үзебезне туклану продуктлары белән тәэмин итәчәкбез һәм бернинди санкцияләр дә куркыныч булмаячак".
Шәһит Билалов, пенсионер :"Дәүләт һәр тармакта эшләр торышыннан хәбәрдар булырга, бар җирдә дә исәп булырга тиеш. Шуңа күрә исәпкә алу кирәк дип саныйм. Иң мөһиме - продуктлар җитештерүне генә күздә тотмаска, ә халыкның яшәү һәм тормыш шартларын яхшыртуны да кайгыртырга кирәк".
Мансур Галимҗанов, фермер: "Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу ил өчен аеруча мөһим. Бары тик аның нәтиҗәләре белән генә аграр сектордагы, авыллардагы эшләргә тулы һәм объектив бәя бирергә мөмкин".
Сораштыруны Гөлшат Шәрәфи үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев