Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исәнме, яшь буын!

Иң җылы, иң рәхмәтле бәйрәмнәрнең берсе- укытучылар көне килеп җитте. Бер генә булса да яраткан укытучысы булмаган кеше юктыр, мөгаен. Шәхес, характер тәрбияләүдә 11 ел берәү өчен дә сизелмичә узмыйдыр. Һәм шушы еллар дәвамында укучылар янәшәсендә укытучы бара. Бүген районда 280 укытучы эшли. Аларның күбесе югары калификация категориясенә ирешкән, грамота...

Иң җылы, иң рәхмәтле бәйрәмнәрнең берсе- укытучылар көне килеп җитте. Бер генә булса да яраткан укытучысы булмаган кеше юктыр, мөгаен. Шәхес, характер тәрбияләүдә 11 ел берәү өчен дә сизелмичә узмыйдыр. Һәм шушы еллар дәвамында укучылар янәшәсендә укытучы бара.
Бүген районда 280 укытучы эшли. Аларның күбесе югары калификация категориясенә ирешкән, грамота һәм аерымлык билгеләре белән бүләкләнгәннәр. Әлеге педагогларның хезмәтен күрми мөмкин түгел. Әмма һөнәри бәйрәм алдыннан өлкән укытучыларга алмашка килүчеләр турында сөйлисе килә: алар яшь, талантлы һәм үз эшләренә гашыйк кешеләр.
Педагог-психолог Татьяна Шулаева Затон урта мәктәбендә өченче елын эшли. Ул мәктәптә республика проектын кертеп, "Мөстәкыйль балалар" мәктәп иҗтимагый балалар оешмасын җитәкли. Аның укучылары арасында республика этабында җиңүчеләр дә бар. Бу оешмада катнашучылар мәктәп акцияләре һәм чараларның актив оештыручылары. Күп талантларга ия булган Татьяна Александровна төрле иҗади конкурсларда актив катнаша. Өстәмә белем бирү системасында укучылар белән рәсем студиясендә шөгыльләнә.
Сөйки урта мәктәбендә Алена Скворцова бишенче ел рус теле һәм әдәбиятын алып бара. Алена Рафиковна чыгарылыш сыйныфларында да дәресләр алып бара, 9 нчылар һәм 11 нчеләрне ДЙА һәм БДИга әзерли һәм аның нәтиҗәләре яхшы.
"Ключ" волонтерлар хәрәкәте Сөйки мәктәбе укучыларында яклау тапты. Аны мәктәптә дүртенче ел эшләүче инглиз теле укытучысы Алексей Зиновьев җитәкли. Хәзерге вакытта укучылар наркотикларга каршы айлык кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Алексей Михайлович укучылары тимурлык эше белән дә шөгыльләнә, алар өлкәннәр ункөнлеге чараларында беренче ярдәмчеләр. Укытучының Сөйки авылы янындагы Кара күлне торгызу проекты Россия Дәүләт Думасында да яклау тапты.
Красновидово авылында туып үскән Екатерина Букушкина педагогика институтын тәмамлаганнан соң туган мәктәбенә кайта һәм үзенең яраткан укытучысы Людмила Филягина эшен дәвам итә. Хәзер мәктәптә физиканы Екатерина Михайловна укыта. Агымдагы елда ул укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп билгеләнде. Тәҗрибәле остазы Александр Левин җитәкчелегендә укытучы хакимият эше нигезләрен үзләштерә.
Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң районга ике физик культура укытучысы кайтты. Айнур Закиров Иске Казиле урта мәктәбендә эшли. Татар-башкорт көрәше белән мавыккан Айнур тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев белән бергә укучылар арасында спортның шушы төрен үстерә. Агымдагы елда яшь педагог беренче квалификация категориясенә аттестацияләнә.
Радик Зиннәтуллин Рудник урта мәктәбендә эшли. Ул укучылары белән волейбол буенча шөгыльләнә. Алар республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар ала. Бу укытучыларның икесе дә югары уку йортында читтән торып укыйлар.
Болар соңгы елларда районга эшкә кайткан яшь укытучыларның барысы да түгел әле. Аларның эш күрсәткечләре дә төрле. Әмма аларның барысын да балаларга мәхәббәт һәм үз белемнәрен алар белән уртаклашу теләге берләштерә. Мондый талантлы яшьләр белән мәктәпләр беркайчан да картаймас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X