Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иренмәсәң – икмәкле булырсың

Авыл хезмәтчәннәре бөртекле сабан культураларын чәчү буенча төп эшләрне планда каралган агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыкты. Моңа яхшы һава шартлары да булышкандыр. Әмма шул ук вакытта үсемлекләр авырулары, корткычлар белән зарарлану һәм чүп үләннәре тишелеп чыгуга да мөкинлекләр барлыкка килде. Шуңа күрә хәзер аларга каршы чәчүләрне эшкәртергә...

Авыл хезмәтчәннәре бөртекле сабан культураларын чәчү буенча төп эшләрне планда каралган агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыкты.
Моңа яхшы һава шартлары да булышкандыр. Әмма шул ук вакытта үсемлекләр авырулары, корткычлар белән зарарлану һәм чүп үләннәре тишелеп чыгуга да мөкинлекләр барлыкка килде. Шуңа күрә хәзер аларга каршы чәчүләрне эшкәртергә кирәк.

Районда уңыш формалаштыру өчен үзебезнең илдә җитештерелгән һәм чит илдән кайтартылган төрле маркадагы 14 сиптергеч бар. "Олы Кариле" ААҖда чүп үләннәре һәм корткычларга каршы чәчүләрне эшкәртеп чыктылар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов, - "Туман"нар Тәмте һәм Кече Салтыкта, "Амазони"лар - Карамал, Иске Барыш, Келәнче, Олы Бортас, Сөйкидә, югары җитештерүчән үзйөрешле чит ил сиптергече - Кирельскида эшли". Ленин исемендәге хуҗалык бу агротехник чараны суза. Сиптерүнең гадәти практикасы - иң элек ашлык борчасына каршы басу кырыйлары, аннан соң барлык басу. Уҗымнарны эшкәртү сроклары узды инде, шул ук вакытта сабан культураларын эшкәртүне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Уразлино кырларында авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң тәҗрибәле механизаторларының берсе Валерий Селящев эшли (рәсемдә). «Эш көнем иртәнге сәгать 4тә башлана, көндез ял итеп алам, кичкә таба тагын кырга чыгам. Сменада 48 га эшкәртәм. Бәя һәм премия яхшы, иренмичә эшлә генә», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев