Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җирдә очраклы кешеләр эшли алмый

Павел Лоханов: "Без бүген фернмерларны борчучы көнүзәк проблемаларны тикшерү һәм аларга җирле хакимияттән нинди ярдәм кирәклеген ачыклау өчен җыелдык". 29 гыйнварда район фермерлары һәм крестьян-хуҗалыклары конференциясе әнә шушы сүзләр белән ачылды. Райондагы гомуми күренешне УСХиП җитәкчесе Илфат Вәлиев бәян итте. Ул фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары санын, алар җитештергән продукция күләмен...

Павел Лоханов: "Без бүген фернмерларны борчучы көнүзәк проблемаларны тикшерү һәм аларга җирле хакимияттән нинди ярдәм кирәклеген ачыклау өчен җыелдык".

29 гыйнварда район фермерлары һәм крестьян-хуҗалыклары конференциясе әнә шушы сүзләр белән ачылды. Райондагы гомуми күренешне УСХиП җитәкчесе Илфат Вәлиев бәян итте. Ул фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары санын, алар җитештергән продукция күләмен әйтеп үтте.

Бүген район фермер хуҗалыклары тапшырылган сөтнең гомуми күләменнән утыздан бер өлешен генә җитештерә. Әхмәт Биккенин үсемлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар проблемалары турында сөйләде. "Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һава шартларына бәйле. Өч ел рәттән килгән корылык авыл хуҗалыгындагы кече бизнеска зыян китерде. Шуның өстенә туклану товарлары бәясе көннән-көн арта, ә без, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр хөкүмәттән лаеклы ярдәм алмыйбыз. Һәм бу шәхси секторда мөгезле эре терлекләр баш санының күпләп кимүе фонында",-диде ул. Фермерлар күтәргә аеруча көнүзәк проблемалар арасында үз азыкларын җитештерү өчен җиргә озак вакытлы аренда булмау һәм сөтне түбән бәядән сатып алу әйтелде.

-Җирне арендага бирсәләр дә, бер елга гына, ягъни без азык өчен берьеллык үләннәр генә игә алабыз.Ә бу файдалы түгел. Күпьеллык үләннәрне берничә елдга чәчәләр һәм тукландыруга һәм тырмалау аз чыгымнар тотып, бер сезонда азык-культураларын өч тапкыр чаптырырга мөмкин.

-Сатып алган азык белән терлек үстереп булмый, ә сөтнең үзкыйммәте берничә тапкырга арта.

-Мин умартачылык белән шөгыльләнәм. Җирне бер елга гына арендага биргәнлектән, мин әлеге участокта умарталарны кышые саклау өчен умарта өе төзи алмыйм.

-Фермаларыбызга кадәр юллар начар. Хәтта программалар шарты нигезендә дә алар акрын төзелә. Җитештерелгән продукцияне саклап калу өчен суыткычлар сатып алырга туры килә, ә бу кесәгә суга.

-Сөт җыючылар сөтне арзан бәядән сатып ала. Продукцияне югалтмас өчен безгә аны түбән бәядән тапшырырга туры килә.

-Районда сөт эшкәртү заводы эшен яңарту стратегик яктан мөһим. Моның өчен сөтне аз күләмдә эшкәртү буенча республика тәҗрибҗәсен өйрәнергә кирәк.

Павел Лоханов: "Бүген районда 1770 гектар җир файдаланылмый. Без кыска вакытларда әлеге мәсьәләне өйрәнеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә әлеге җирдә чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү шарты нигезендә генә озак вакытлы арендага бирәчәкбез. 3 февральдә мин сөт җыючылар белән очрашакмын. Бүген сез күтәргән проблемаларны тикшереп, оптималь хәл итү юлын табарга тырышырбыз. Фермерлар белән киләсе очрашу 9 февральдә үткәрелә. Бу вакытка көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү өчен беренче адымнар билгеләнер дип өметләнәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев