Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар, сырхауханә, юллар

Ел саен һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнендә без районда эшләнгәннәргә йомгак ясыйбыз. Быел да искәрмә булып калмады.

Узган елда районыбызда торак фондка капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 7,3 миллион сумга дүрт күп фатирлы йорт ремонтланган иде.
Куйбышев затон штпда социаль-мәдәни-көнкүреш объектларына капиталь ремонтка 50 миллион сум үзләштерелде. Җылылык энергиясен һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары куелды. 105 фатирга ике контурлы газ казаннары урнаштырылды, Тенеш мәдәният йортына газ кертелде. Олы Кариледән Чаллыга һәм Кече Карилегә кадәр, Кама Тамагы-Казан трассасыннан Варваринога кадәр һәм Тәмте авылында каты өслекле юл салынды. Асфальт-бетон өслекле 4 километр юлга ремонт ясалды. Тулаем, юл төзелешенә 232,5 миллион сум акча тотылган. Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм башка торак пунктларда электр челтәренә реконструкция һәм капиталь ремонтка 6,3 миллион сум акча тотылган.
Агымдагы ел планы газетабызның февраль саннарының берсендә бастырылган башкарма комитет отчетында яктыртылды. Бу вакыт эчендә ул арту ягына формалашты, аларның бер өлеше инде үтәлде, - ди муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазанов. - Аерым алганда, Куйбышев затонда «Фоника Гипс» ООО белгечләре өчен бер фатирлы 23 йорт төзелеше тәмамланды, 1 сентябрьгә 20 йортны тапшырырга уйлыйбыз, шулай ук әлеге микрорайонны төзекләндерү эшен тәмамлау күздә тотыла. Шушы көннәрдә Красновидово авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Утеева өй туе үткәрде. Быел «Ветераннарга торак» программасы буенча тагын дүрт йорт - Кама Тамагында өч һәм Варваринода бер йорт тапшырылачак. Соңгысының төзелеше башланды инде. Бүген Куйбышев затонда социаль ипотека программасы буенча 32 фатирлы торак йорт төзелешенә проект-смета документлары әзерләнә. Район җитәкчелеге шулай ук районны авария хәлендәге торак фондта яшәүчеләрне күчерү программасына кертү буенча актив эш алып бара. 50дән артык гаилә яңа торакка мохтаҗ булган Куйбышев Затон өчен бу аеруча мөһим.
Агымдагы ел ахырына кадәр торак шартларын яхшыртуга сертификат алган Кама Тамагында яшәүче күпбалалы гаилә 107 квадрат метрлы яңа йортка күчәчәк. Йортны төзи башладылар инде.
ЦРБга ел ахырына кадәр реконструкция тәмамланачак. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 26 миллион сум акча бирелгән иде. Моннан тыш, авыруларны кабул итү бүлеген реконструкцияләгәндә 6,5 миллион сум акча үзләштерелде. Әлеге эш тулысынча тәмамланды диярлек. Керү юлларын гына эшләп бетерәсе калган. Поликлиниканы ремонтлау өчен республика районга 22 миллион сум акча бүлеп бирде. Биредә шулай ук бина эчендә эчке бизәү эшләрен тәмамлыйсы бар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ЦРБ өчен 26 миллион, поликлиника өчен 22 миллион һәм РДКны реконструкцияләү өчен 12 миллион сум акча районга билгеләнгән лимиттан артык бирелде. Шулай ук сәламәтлек саклау объектларыннан 1 октябрьгә кадәр сөйки табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалачак, Иске Казиледә авыл ФАПы өчен модуль бина куелачак. Урыны ачыкланды, мәйданы әзерләнгән.
Киләсе атнага капиталь ремонттан соң Красновидово мәктәбе файдалануга тапшырылачак һәм Мордва Каратае авылы халкының мәдәни-социаль ихтыяҗлары өчен билгеләнгән күп функцияле бина төзелеше бара. Ул бер түбә астына авыл мәдәният йортын, ФАПны берләштерәчәк, биредә шулай ук азык-төлек кибетенә дә урын биреләчәк. «Булгария» теплоходында батып үлүчеләр истәлегенә мемориаль комплекс һәм аңа баручы юл төзелеше тәмамланды. Сөйки кичүе авылында янгын сүндерү депосы төзелеше алып барыла. быел Кама Тамагы, Куйбышев затон һәм Тенештә күп фатирлы йортлар, район мәдәният йорты капиталь ремонтлана.
Куйбышев затонда суүткәргечкә күптән көтелгән реконструкциягә 23 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, КНС төзелешенә, суэтем челтәре һәм чистарту корылмаларына реконструкциягә 12 миллион сум акча тотылачак. Быел ук инде 10 миллион сумга Кама Тамагы-Заов. Каратай суүткәргече төзелеше башлана. августта 5 скважина борауланачак, эш 2013 елда тәмамланыр дип көтелә.
Эчке квартал юлларын норматив хәлгә китерү буенча районда зур эш алып барыла. шулай ук үзәк юлдан Лабышка кадәр 2,3 километр, Балчыклы һәм Көрәле авыллары арасында 3,4 километр юл салыначак, Варварино авылында 2,6 километр юл төзелә инде. Үзәк юлдан ХППга кадәр юл полотносы төзелеше башланды, Тәмтедән Осинникига кадәр 2,2 километр юл төзелде. Мордва каратаена кадәр 1,2 километр керү юлы салына, августта Кама Тамагы-Апас трассасында даныштан Олы Карилегә кадәр булган юл полотносы төзелеше башлана.
Быел Куйбышев Затон һәм Тәмтенең кайбер урамнарына, шулай ук Антоновка һәм Кайперде авылларында төнлә урам утлары яначак. Урам утлары монтажланып, эшләп торучы электр линияләренә тоташтырылачак.
Тулаем алганда, төрле тармак төзүчеләре быел яхшы эшләде. Әмма башкарасы эшләр шактый әле. Планда «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча спортны үстерү программасы нигезендә яңа стадион төзелеше, авария торагын бетерү һәм альтернатива буларак, яңасын төзү, инженер-коммуналь линияләр монтажлау, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын ремонтлау. Һәр ел, һәр ай биналар яңартыла, реконструкцияләнә, төзелә. Һәм бу закончалыклы да. Кеше яхшыга омтыла. Безнең бурыч - моңа ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев