Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар яна, штрафлар арта

Карлар эреп бетү белән, коры һава торышы урнашкач, коры үлән ягу куркынычы арта.

Мондый ут тиз арада урманнарга, җир кишәрлекләренә, биналарга һәм торак йортларга күчәргә мөмкин. Мәсәлән, 10 апрельдә Актаныш районында үлән яну сәбәпле, биш йорт янган.

Безнең районда янгын сүндерүчеләр көн саен диярлек үләннәрдәге утны сүндерергә чыгалар. Бу янгын сүндерүчеләрнең игътибарларын башка бурычларны үтәүдән читкә юнәлтә, чөнки шул ук вакытта торак секторда да янгын чыгарга мөмкин, ә барлык машиналар һәм эшчеләр үләнгә капкан утны сүндерү белән мәшгуль. Утны кырда калдыру да ярамый, бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.

- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары арту сәбәпле, үлән яккан өчен яңа штрафлар гамәлгә кертелде, - дип хәбәр итте ЕДДС җитәкчесе Алсу Гафиятуллина. – Коры үлән яккан өчен гражданнарга 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр (2-3 мең урынына); вазыйфаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр (6-15 мең урынына); юридик эшне оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга карата – 40 меңнән 60 мең сумга кадәр (20-30 мең урынына); юридик затларга карата 300 меңнән 400 мең сумга кадәр (150-200 мең урынына) штраф каралган.

Янгынга каршы махсус режим шартларында штрафлар бер ярым-ике тапкыр арта. Моннан тыш, үз җир кишәрлекләрендә коры үлән яндырган фермерлар мондый төрдә хокук бозган өчен субсидияләреннән коры калырга мөмкин.

Күптән түгел социаль челтәрдә коры үләнне ягуга карата бик дөрес язма басылып чыкты.

"Күпләр былтыргы коры үләнне яндыруны табигатькә файдага була дип уйлап ялгыша. Янәсе, ут туфракны җылыта, яңа үләннең үсешен стимуллаштыра, җирне көл белән ашлый, талпаннардан арындыра һәм янгыннан саклану өчен читләшү полосасы булдыра.

Чынлыкта исә узган елгы коры үләнне яндыру бик куркыныч нәрсә. Коры үлән арасында күп санлы организмнар – бер күзәнәклеләрдән алып имезүче җәнлекләргә кадәр яши. Утта бөҗәк личинкалары, кыш чыккан күбәләкләр, кыр тычканнары, ләтчәләр, кәлтәләр үлә; берьеллык үсемлекләрнең орлыклары янып бетә, күпьеллыкларның барысы да янгынга чыдый алмый. Нәтиҗәдә үсемлекләр ярлылана, алар урынына файдасыз чүп үләннәре  үсә”.

Әгәр тирәгездә чүп үләннәре артуын теләмәсәгез, коры үләнне яндырмагыз. Элек урамнардагы һәм болыннардагы үләнне йорт хайваннары, көтүдән кайтып килүче сыерлар, йорт янында яки буа буенда йөргән казлар һәм тавыклар ашаган. Хәзер йорт хайваннары һәм кошлары бик аз, шуңа күрә җәйләрен чүп үләннәре котырып үсә. Аларны ешрак чабарга кирәк, шул чакта кышка кала торган коры үләннән тизрәк арынырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев