Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөрәктән йөрәккә

Инвалидлар ункөнлеге күңелле концерт белән тәмамланды. Биредә башкарылган чараларга йомгак ясалды, актив катнашучылар билгеләп үтелде, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина үзенең чыгышында инвалидлар көне бәйрәм түгел, ә көчле рухлылар көне дип бик төгәл әйтте. Язмыш сынавы каршында баш имәүчеләр, егылгач күтәрелеп, барысын да...

Инвалидлар ункөнлеге күңелле концерт белән тәмамланды. Биредә башкарылган чараларга йомгак ясалды, актив катнашучылар билгеләп үтелде, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина үзенең чыгышында инвалидлар көне бәйрәм түгел, ә көчле рухлылар көне дип бик төгәл әйтте. Язмыш сынавы каршында баш имәүчеләр, егылгач күтәрелеп, барысын да яңадан башлаучылар көне. Иң яхшы үзешчән артистлар алар өчен чыгыш ясады. «Волжанка» һәм «Вересень» ветераннар хоры, балалар музыка мәктәбе укучылары - «молодо-зелено» ансамбле, Ксения Юманова, үзешчән сәнгатьтә катнашучы Луиза Микерина, Фәрит Садыйков һәм башкалар.

- Миңа бик авыр булды, - ди Тенештән Екатерина Семагина,- Авыру белән йөзгә йөз бер үзем генә калдым. Әле ике баланы аякка бастырасы, үземә кайда да булса эшләргә кирәк, инвалидларны эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар. Ярдәмгә Анна Зубарева һәм инвалидлар җәмгыяте килде. Алар ярдәме белән үземә, көчемә ышандым. Спорт белән шөгыльләнә башладым.

- Быел Тенеш поселогында урамнарга асфальт җәйделәр, - ди Валентина Андреева. - Әмма Яр буе урамы озынлыгында һәм дүрт урамны тоташтырган бер тыкрык каралмыйча калды. Югыйсә, аннан халык күп йөри, нигездә пенсионерлар. Әлеге проблемага игътибарны җәлеп итәсе килә.

-Элеккеге хезмәттәшләрем белән очрашасым килә,- ди Федор Чичеров.- Пенсиягә чыккач авыр булды, аннары ияләштем инде. Әмма аралашу җитми.

- Шундый спорт комплексы булуына бик шатмын,- ди Динар Мифтахов. - Әмма икенче катка күтәрелүе авыр. Хәзер миңа танышларым, шәфкатьле кешеләр ярдәм итә. Күтәргеч булса бассейнга кадәр үзем генә барып җитәр идем.

Аралашырга өлгергән залда утырган инвалидларның барысының да эшлиселәре килә. - ярты гына көн булса да, без өйдә эшләргә риза,- ди Светлана Никаншина һәм Равил Нәҗмиев.- Кулыңнан нинди булса эш килгәндә, өйдә утыруы авыр.

Марина Владимировна муниципаль район башлыгы исеменнән быел кул көрәше буенча ТР абсолют чемпионы исемен яулаган Светлана Никаншинага, инвалидлар арасында ТР чемпионатында ядрә этәрүдә алтын медаль алган Динар Мифтаховка, авыл һәм район тормышында актив катнашканы өчен Ростислав Рубцовка рәхмәт хатлары тапшырды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган өчен Екатерина Семагинага рәхмәт хаты тапшырды. Затон кадет мәктәп-интернаты укучылары Ростислав Петровичка махсус музыкаль бүләк әзерләгән. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераны сәламәтлеге буенча шәхсән концертка килә алмаган, әмма «сәламне» без аңа газета аша җиткерәбез һәм озак елларга җитәрлек сәламәтлек телибез. Концерт программасыннан соң бәйрәм кунаклары «Акчарлак» спорт комплексына юл алды. Анда спортның 8 төре буенча спорт ярышлары үткәрелде. Сигез авыл һәм шәһәр җирлегеннән килгән инвалидлар катнашты. Кул көрәшендә Динар Мифтаховка тиңнәр булмады, дартста Светлана Никаншина беренче урынны алды. Башка катнашучылар да лидерлардан артта калмады. «Форпост» отряды директоры Александр Кочетков «Акчарлак» спорт комплексы коллективына спортчыларны җылы кабул итүләре һәм чәй табыны оештырганнары, КЦСОН коллективына ярышларны оештыруда ярдәм итүләре, ВОИ рәисе Анна Зубаревага һәм «Форпост» отряды әгъзаларына объектив хөкемдарлык итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ярышларда актив катнашкан Мария Асякинаны (ул спортның биш төрендә призер булды), Екатерина Семагина һәм спортның дүрт төрендә иң яхшы өчлеккә кергән Гөлнур Галләмованы билгеләп үтәргә кирәк.

Катнашучылар фикеренчә, бәйрәм күңелле булды. Канәгатьсезләр булмады. Кунакларның һәрберсе ял итте, аралашты, көч сынашты, хәтта приз яки бүләк алды. Иң мөһиме - хәл ителүгә өмет тотылган проблемаларын сөйли алдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев