Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөрәкләрдән йөрәкләргә

Узган пәнҗешәмбедә район мәдәният йортында әлеге девиз астында үткәрелгән хәйрия марафоны районның иң актив кешеләрен һәм акчасын кызганмыйча мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышучыларны, үзләренең чыгышлары белән теләсә кайсы чараны бизәргә әзер торучыларны җыйды.

яшьтәгеләргә юнәлдерелгән. Әлеге чара өлкәннәр, инвалидлар ункөнлеге, ЦСОНда тернәкләндерү курслары узучылар, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акцияләре, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтү кысаларында үткәрелә. Аларга бәйрәмнәр һәм чараларны кызыклырак, баерак, хәйрия адресатлары өчен файдалы итеп уздыруда кулга-кул тотынып эшләүче өлкәннәр дә, балалар да тартыла.

Менә бу көнне дә сәхнәдә яшь һәм өлкән яшьтәге артистлар күңелләрне шатландырды. Болар - «Лютики-цветочки», «Лайф», «Рафаэло» бию төркемнәре, солистлар Александр Шалаев, Марат Хәбибуллин, Ксения Юманова, Нияз Вафин, Эльза Гарифуллина, Ксения Кузнецова, «Оберег», «Радуга» вокаль ансамбльләре, «Өмет яры» приюты хоры. Алар барысы да марафон өчен тамашачылар хөкеменә яңа номерлар әзерләгән иде.

Әмма, мөгаен, иң көчле алкышларга марафончылар лаек булгандыр. «Әхтәри» кибете хуҗасы Алиаслан Имамвердиев төрле чаралар һәм акцияләр үткәрү өчен быел 35 мең сумнан артык акча күчергән. Аңа марафонда «Ел хәйриячесе» буларак диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖда балаларның җәйге ялын оештыруда, балалар бакчасына һәм башка бюджет оешмаларына ремонт ясауда шактый ярдәм күрсәткән. Предприятиенең генераль директоры Сергей Алешинга да диплом тапшырылды. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева инвалидлар өчен төрле программаларны гамәлгә ашыруда зур эш алып бара. Проблеманы үзе яхшы белгән Анна Анатольевна үз карамагындагы һәркемгә булышырга тырыша. Аның хезмәте дә Рәхмәт хатына лаек булды.

Көн бушка узмады. Марафонда 70 мең сумнан артык акча җыелды. Алар районның «Надежда» хәйрия фондына күчерелде. Нигездә әлеге акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итәргә тотылачак.

Рәсемдә: «Ел хәйриячесе» Алиаслан Имамвердиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев