Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөрәк җылыгыз кимемәсен

Бүгенге көндә районда мөмкинлекләре чикләнгән 1800гә якын кеше яши, шуларның 79ы балалар.

Ел саен районда инвалидлар ункөнлегендә аларның проблемаларына күбрәк басым ясала. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм юстиция министры Мидхәт Корманов катнашында ЦСОНда очрашу һәм туган якны өйрәнү музеенда "Бер-беребезгә ярдәм итеп яшик" тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Район китапханәсендә «Тыюлыклар буенча сәяхәт» информация сәгате булды. Бу категориягә кергән кешеләр өчен «Идел буе җәүһәрләре» слайт-шоу әзерләнгән иде. Ункөнлек кысаларында китапханәдә «Бүләккә китап» акциясе оештырылды, анда Кама Тамагы һәм Рудник мәктәбе укучылары катнашты. Җыелган китаплар инвалид балаларга бүләк ителәчәк.

Ункөнлек вакытында район ның барлык мәктәпләрендә класс сәгатләре, концертлар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары катнашында очрашулар булып узды. Кама Тамагы татар мәктәбендә ярминкә оештырылды. Аннан җыелган 4 мең сумнан артык акча инвалид балаларга бүләк алуга тотылачак. Авыл мәдәният йортларында инвалидлар катнашында ял кичәләре, очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Шулай ук инвалидларга рейдлар ясалды.

"Өмет яры" социаль приютында да чаралар үткәрелде. Болар - сәламәтлек көне, "Инвалид янәшә яши" темасына әңгәмә, тимурчылык эше оештырылды.

Инвалидлар ункөнлегендә район бюджетыннан 79 инвалид бала һәм 161 балачактан инвалид продуктлар җыелмасы алды.

"Кама Тамагы"АХП I группа 160 инвалидка продуктлар җыелмасы әзерләде. "Татавтодор" ААҖ, РУПС, ПУ-72 һәм күп кенә башка оешмалар үз хезмәттәшләре проблемасына ваемсыз калмады. Куйбышев Затон штпда яшәүче 40 инвалид-юбиляр шәһәр җирлегеннән бүләк алды.

Торак коммуналь шартларны тикшергән комиссия заключениесе буенча иң мохтаҗ гаилә дип табылган инвалид бала тәрбияләүчеләргә "Новинка" ААҖ һәм "Наз" хәйрия фондыннан өс һәм аяк киемнәре бирелде. "Надежда" район хәйрия фондыннан ике гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Ай ахырында инвалид балалар Казанга хәйрия спектакленә барачак. Елга бер тапкыр хәйрия марафоны үткәрү дә гадәткә керде, ул бу атнага билгеләнгән.

Агымдагы елда аерым программа буенча республика тернәкләндерү үзәкләренә 14 инвалид бала һәм 15 өлкән яшьтәге инвалид җибәрелде.

Ел дәвамында тернәкләндерү бүлегендә 136 инвалид, 5 балачактан инвалид һәм 17 инвалид бала сәламәтләндерү курсы узды. Инвалидлар өчен ункөнлек вакытында ташламалы ял оештырылды. Агымдагы елның гыйнварыннан инвалидларны санатор-курорт дәвалавы, техник чаралар белән тернәкләндерү һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү социаль яклау органнарына тапшырылды. Быел 92 кеше протез-ортопедия аппаратларына заявка бирде. Тернәкләндерү техник чараларына 25 инвалид мохтаҗ, 179 кеше тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин ителгән.

1950 федераль льготник социаль яклау органнары аша бер тапкыр бирелүче акча түләүләре һәм субсидия-ташламалар ала. Аз тәэмин ителгән 13 инвалидка материаль ярдәм күрсәтелгән, 117 инвалид "Моя газета" һәм "Выбор" газеталарына яздырылган.

Хәзерге вакытта районның ике программасын эшләү төгәлләнеп килә. "2012-2014 елларга инвалидларның мәгълүмат һәм социаль инфраструктура объектларына каршылыксыз тоташуын тәэмин итү" һәм "Әйе, хәзер барысы да башкача" инвалид балаларга ярдәм программаларыы инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.

Рәсемдә: тернәкләндерү курсы узучылар кислород коктейлы эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X