Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – продукция алу

Узган якшәмбедә район терлекчелек тармагының 2011 елдагы эш йомгаклары буенча күчмә киңәшмә булды.

Киңәшмә семинар режимында үткәрелде, чөнки практик һәм теоритик өлештән гыйбарәт иде. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, терлекчелек буенча баш белгечләр (зоотехник һәм ветврачлар), ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары, терлекчелек буенча хисапчылар, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре "Кама Тамагы" АХП Иске Барыш бүлекчәсе сөтчелек фермасына җыелды.

Семинар-киңәшмәне ачканда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт һәм ит җитештерү, үрчем алу, көтүне яңарту, терлекләр, шул исәптән яшь терлекләр баш саны сакланышы, терлекчелек биналары һәм сыерларның санитар торышы, кардаларга салам һәм ылыс кайтарту, малларны саф һавага чыгару, азыкны эшкәртү (минераль өстәмәләр, ферментация, ашлыкны төчеләндерү, парландыру), ташлатылган сыерларны төп көтүдән аеру бүлеге, сыерларның сөтен арттыру өчен саву, төнге каравылчылар эшенә һәм башка кайбер технологик таләпләргә тукталды.

Моннан тыш, катнашучылар игътибары сөт терлекчелегендәге эшләрне яхшыртуга юнәлдерелде, чөнки аерым авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә күрсәткечләр әлегә узган ел белән чагыштырганда түбән. Шулай ук тармакның эшенә дә контрольне көчәйтергә кирәк.

Аннан соң "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев һәм бүлекчә җитәкчесе Мөсәлим Сабиров чыгыш ясадылар.

Иске Барышта һәм Кыртапада терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе саклана, бозаулату бүлеге эшли, терлек азыгы эшкәртелә, салам һәм ылыс кардаларга кайтарылган, өч көннән ике айга кадәр бозаулар өчен индивидуаль читлекләр булдырылган.

Аннан соң семинар киңәшмәдә катнашучылар Олы Бортас, Даныш, Олы Мәрәтхуҗа фермаларында булды. Гомумән алганда, технология саклана. Әмма карау вакытында әйтелгән кимчелекләр дә булды: Олы Бортаста бозаулату бүлегендәге бокслар пычрак, Данышта - ике-дүрт айлык бозаулар арык, бинасы дымлы.

Киңәшмә Олы Салтык мәдәният йортында тәмамланды. Биредә 2011 елгы эш йомгаклары белән "Кама Тамагы" АХП баш зоотехнигы Рәфкать Хөсәинов, терлекчеләргә хезмәт хакы түләүдәге яңа система турында "Кама Тамагы" АХП җитәкчесенең беренче урынбасары Нурдан Шәйморзин чыгыш ясадылар. Үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Госман Камалиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев, "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев сөйләде. Бүген төп бурыч - терлекләрне асрау һәм ашатуның технологик таләпләрен үтәү, хезмәт дисциплинасын саклау.

Рәсемдә: декабрь аенда уртача көнлек 937 грамм үсеш алган Олы Мәрәтхуҗа фермасы мөдире Роза Рафикова. Ул үзенең тормыш иптәше Хәмит Рафиков белән 202 баш тана карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев