Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Имтиханнар тапшыру нәтиҗәләре турында Кама Тамагы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров сөйли

Төп һәм урта мәктәпләрдә имтиханнар тәмамланды. 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучылары яхшы нәтиҗә күрсәтте. - Мәҗбүри фәннәрдән төп дәүләт имтиханын барлык 9 сыйныф укучылары да тапшырды. Математикадан имтихан нәтиҗәләрен анализлау уртача билгенең Кама Тамагы, Иске Казиле, Олы Кариле, Красновидово, Кама Тамагы татар мәктәпләрендә узган ел белән чагыштырганда артуын күрсәтә....

Төп һәм урта мәктәпләрдә имтиханнар тәмамланды. 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучылары яхшы нәтиҗә күрсәтте.

- Мәҗбүри фәннәрдән төп дәүләт имтиханын барлык 9 сыйныф укучылары да тапшырды. Математикадан имтихан нәтиҗәләрен анализлау уртача билгенең Кама Тамагы, Иске Казиле, Олы Кариле, Красновидово, Кама Тамагы татар мәктәпләрендә узган ел белән чагыштырганда артуын күрсәтә. Район буенча 0,18 баллга кимеде.
Имтиханнарны тагын бер кат биргәннән соң өлгереш 99,4 процент тәшкил итә.
Рус теленнән уңай динамика күзәтелә. Иң яхшы нәтиҗәләрне Затон, Олы Салтык, Кама Тамагы, Рудник, Олы Кариле, Келәнче мәктәпләре күрсәтте. Бу уку елында рус теленнән нәтиҗәләр 0,68 баллга яхшырды. Рус теленнән максималь балл туплаган чыгарылышлар саны 13,3 процент.
Фәнне сайлап алганда, 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм табигый-фәнни циклдагыларына өстенлек бирде. Мондый фәннәрдән иң югары балл тарихтан - 4,5. Информатиканы балалар яхшы тапшырды - 3,83. Аеруча химия буенча нәтиҗәләр борчый. 5 укучының 2се "2"ле билгесе алган.
Гомумән алганда, 9 сыйныф чыгарылышларының төп дәүләт имтиханының яхшы оештырылуы һәм нәтиҗәле үткәрелүен билгеләп үтәргә кирәк. Төп дәүләт имтиханының нәтиҗәләрен анализлау 2016 елда 9 сыйныф укучыларының гомуми белем дәрәҗәсе уртача булуын күрсәтте.
11 сыйныф укучыларының 87се дә аттестат алды. Районда рус теле буенча уртача балл - 69,6, бу узган елгы нәтиҗәгә караганда югарырак, ләкин республика буенча уртача баллдан 3,4кә түбәнрәк. Иң югары нәтиҗәне Затон мәктәбе укучылары җыйды (уртача балл - 76) Республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗә - Олы Кариле һәм Кама Тамагы мәктәбендә - 24,4% укучы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Рус теле буенча минималь баскычны уза алмаган укучы юк.
Математиканың база өлеше буенча имтиханны барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да тапшырды. Уртача күрсәткеч 4,20 балл тәшкил итә. Профиль өлешен 62 укучы бирде. Уртача балл - 53,47, бу узган елгы күрсәткечтән 5,59 баллга югары. Математикадан минималь баскычны барлык укучылар да үткән. Тәмте һәм Олы Кариле мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев