Икмәк илгә көч бирә
"Авыл хуҗалыгы елын ничек тәмамларбыз, дигән җитди борчу бар иде. Әмма авылда эшләүчеләр тырышлыгы белән республиканы тулысынча ашлык, яшелчәләр һәм бәрәңге белән тәэмин итә алдык. Ит, сөт, шикәр чөгендере җитештерү буенча безнең күрсәткечләр яхшы. Болар барысы да авыл хезмәтчәннәренең зур тырышлыгы белән булдырылды". Әлеге сүзләр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл...
"Авыл хуҗалыгы елын ничек тәмамларбыз, дигән җитди борчу бар иде. Әмма авылда эшләүчеләр тырышлыгы белән республиканы тулысынча ашлык, яшелчәләр һәм бәрәңге белән тәэмин итә алдык. Ит, сөт, шикәр чөгендере җитештерү буенча безнең күрсәткечләр яхшы. Болар барысы да авыл хезмәтчәннәренең зур тырышлыгы белән булдырылды". Әлеге сүзләр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдәге чыгышыннан.
Безнең районда авыл хуҗалыгында КФХларны да исәпкә алып 1103 кеше эшли. Нәкъ менә шушы кешеләр икмәк үстерә, сөт һәм ит җитештерә, шуның белән илебезне әһәмиятле стратегик чимал- туклану продуктлары белән тәэмин итә. Районыбызның авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәренә нинди нәтиҗәләр белән килгән соң? Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сөйли.
- Тулаем район буенча 23792 гектар чәчү мәйданнары суктырылып, 42755 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Районда гектарыннан 18 центнер уңыш чыкты, бу уртача республика күрсәткеченнән шактый түбән.
- Безнең районда үсемлекләрнең вегетация чорында бары тик 22 миллиметр гына явым-төшем булган. Бу чәчүлекләргә тискәре йогынты ясады. Алдагы еллардагы корылыкны исәпкә алып агротехникада һәм чәчү мәйданнары структурасында нинди нәтиҗәләр ясалды?
- Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә уҗым культуралары мәйданын арттырырга булдык. Быелгы көздә 13600 гектар чәчелде, шуның 1000 гектары арыш. Практика күрсәткәнчә, уҗым культуралары гектарыннан 20 центнердан да ким уңыш бирми. Әмма авыл эшчәннәренә үсемлекләрне саклау планында актив эшләргә, чәчү әйләнешенә игътибарлы булырга һәм урып-җыюны кыска срокларда башкарырга кирәк, чөнки бу уңышка тәэсир итә.
- Һәр ел саен район кырларына заманча техника чыга. Әмма элеккечә урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен аларның саны җитешми. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә материаль- техник тәэмин ителеш, шул исәптән техник кораллану, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тәэмин итү ничек үзгәрде?
- Соңгы ике елда районның иң зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе - "Кама Тамагы" АХП лизингка 6 трактор һәм 5 ашлык җыеп алу комбайны сатып алды. Әмма иске техниканы гамәлдән чыгаруны исәпкә алып, суктыручы бер комбайнга йөкләнеш 750 гектарга кадәр артты. Бу техниканың таушалуын арттырып кына калмыйча, урып-җыю вакытын да суза. "Красный Восток" ХКда ел саен 1-2 берәмлек техника сатып алына. Олы Кариле һәм Караталда чәчү мәйданнары 5000 гектарга якын биләвен исәпкә алсак, бу авыл хуҗалыгы берләшмәсе мөмкинлекләрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә. "Кама Тамагы" АХПда ягулык-майлау материаллары белән дә кыенлык бар. Ул нигездә сөт һәм ит сатудан кергән акчага сатып алынды. Үз продукцияләре аз булганлыктан, ГСМ да чикләнгән күләмдә генә сатып алынды. Бүгенгекөнгә гектарына 24,3 берәмлек тәэсир итүче маддә исәбеннән минераль ашлама кертелгән, югыйсә өч-дүрт тапкыр артыграк кирәк. Һәм янәдән төп сәбәп - акча җитешмәү.
- Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техник культураларга нинди мәйдан бирелгән?
- Чәчү мәйданнарының биш проценты, бу 2,5 мең гектарга якын. Рапс гектарыннан 15 центнер уңыш биреп, үзен аклый, ә без 10нан артык алмадык. Биредә дә һава шартлары үзен сиздерде, хәер, агротехника да бозылган. Көнбагыш гектарыннан 10 центнер уңыш бирә. Әлегә 250 гектар суктырылган, гектарыннан 14-15 центнер уңыш чыга. Бу сөендерә.
- Сөт терлекчелеген иткә күчерү юнәлеше әлегә сизелерлек нәтиҗәләр бирмәде. Сөт савып алу буенча республикада 34 урынга калдык. Бу хәлдән чыгу юлы, һич югы өч ел элек булган күрсәткечкә ирешү мөмкинлеге бармы?
- Практика күрсәткәнчә, сөт җитештерү алдагыча ук авыл хуҗалыгында керемле тармак булып кала. Безнең бурыч - ел ахырына кадәр сөт терлекчелегендә тәртип булдыру. Бу максатларда Тәмте һәм Яшелчәдә терлек баш санын сөт юнәлешенә күчерергә кирәк. Сөйкидә 370 башка исәпләнгән икенче бинага ремонт ясала. Ноябрьдә аны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шушы көннөрдө Иске Казиледө терлекчелек комплексы төзелеше тәмамланачак. Югалтылган позицияне кайтару өчен безгә грамоталы зоо-ветеринария чаралары үткәрергө, баш саны продуктлылыгын арттыруның төп критерие буларак, савым терлеге баш санын сатуны киметергә, ясалма орлыкландыруга игътибар бирергә.
- Бүген районда ит җитештерү ничек тора?
-Красновидовода, Осинники һәм Кече Мәрәтхуҗада ит тармагы кала. Тулаем алганда, 12 мең баш мөгезле эре терлектән нибары 1,5 меңе генә ит юнәлешенә карый. Биредә нәсел терлеге репродукциясе һәм сату белән актив шөгыльләнергә кирәк. Һәм уңыш нигезе - терлекчелекнең ике юнәлеше өчен дә сыйфатлы азыкны җитәрлек күләмдә әзерләү.
- Бәйрәм алдыннан урып-җыю алдынгыларының исемнәрен атау гадәткә кергән.
- Бик теләп, тагын бер кат агымдагы елның урып-җыю барышында яхшы күрсәткечкә ирешкән комбайнчылар Данил Төхвәтуллин, Илнар Хәмидуллин, Мөдәрис Минһаҗев, Виталий Григорьев, Илдус Нотфуллин, Фаяз Бакиров, шоферлар Илдар Хәкимов, Рамил Кәримов, сыер савучылар Татьяна Оленичева, Фаина Әмәнуллина, бозау караучы Рәзинә Зәйнуллина һәм күп кенә башкаларны билгеләп үтәсем килә. Авыл хуҗалыгында объектив һәм субъектив кыенлыкларга карамастан, авыл хезмәтчәннәре күңелләрен төшерми. Киресенчә, коры килгән елларда да яхшы уңыш алу, терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү юлларын эзлиләр. Чын күңелдән барлык авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларга сәламәтлек һәм иминлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим. Көндәлек авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев