Икмәк патшалыгында
Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесендә 2011 елда ашлыкны 25 июльдә, 2012 елда- 20 июльдә кабул итсәләр, агымдагы елның коры җәе урып-җыюны 15 июльдән үк башларга мәҗбүр итте. Ашлык кабул итү предприятиесендә мондый иртә срокларда эш башлаганнары булмаган. Яңа гына салынган асфальт юл Иделгә алып төшә кебек. ХППның сөзәк ярына...
Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесендә 2011 елда ашлыкны 25 июльдә, 2012 елда- 20 июльдә кабул итсәләр, агымдагы елның коры җәе урып-җыюны 15 июльдән үк башларга мәҗбүр итте. Ашлык кабул итү предприятиесендә мондый иртә срокларда эш башлаганнары булмаган.
Яңа гына салынган асфальт юл Иделгә алып төшә кебек. ХППның сөзәк ярына ярты юлны узгач кына предприятие күренә. Төп трасса күздән югалгач ашлык кабул итү хуҗалыгына килеп керәсең. Көн кояшлы булса да әллә ни эссе түгел. Әңгәмәдәшем бик кызыклы һәм грамоталы җитәкче булып чыкты. Александр Горохов бишенче ел инде ХППны җитәкли. Белеме буенча икътисадчы булса да аңа биредә финансларда да, юридик һәм производство мәсьәләләрен дә хәл итәргә туры килә.
- 2009 ел урып-җыюның иң уңышлысы булды,-ди Александр Сергеевич. - Ул вакытта без авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 34 мең тонна ашлык кабул иттек. Складлар 210 процентка тулды, димәк, сезонга технологик чылбыр ике тапкыр үтелгән.
- Сезгә кемнәр ашлык тапшыра?
- Төп тапшыручы "Кама Тамагы" АХП. Әлегә фермерлар һәм Ленин исемендәге хуҗалыктан заявка кергәне юк. Узган ел сабан культураларын күбрәк кабул иттек. Көз коры килгәнлектән уҗым культуралары начар үсте. Агымдагы елда киресенчә, бар өмет көзге культураларда. Шуңа күрә урып-җыю да иртә башланды. Чөнки, уҗым культуралары өлгерде инде.
- Предприятиенең территориясе бик зур- 8 гектар, анда нинди җиһазлар урнаштырылган?
- Өч ашлык киптергеч, шуларның икесе узган гасырның 80 нче елларыннан калган иске, берсе 2008 елгы. Искеләре сәгатенә 8-10 тонна, яңасы- 30 тонна ашлык эшкәртә. Яңасында бодай киптерәбез, ә искеләрендә арыш һәм арпа. Территориянең күпчелек өлешен технологик линияләр били- ашлык кабул итү мәйданчыгы, ашлык күтәртү җиһазы, транспортерлар, склад биналары.
Газета укучылар аның нәрсәсе бар инде дип уйларлар. Камаз килә, ашлыкны үлчиләр дә складка бушаталар. Сатып алучы килгәнче шул складта ята. Әмма барысы да алай гади генә түгел икән. Иң беренче булып машинаны лаборантлар каршы ала, алар ашлыкның дымлылыгын һәм чүплелеген тикшерә. Аннан соң машина үлчәүгә керә. Биредә барлык нюанслар да каралган. Кайсыдыр машина үзе бушата, кайберләре күтәрткечләргә беркетелә һәм машинаны артка яки янга әйләндереп, аннан ашлык бушаталар. Аннан соң буш машинаны тагын үлчиләр. Без Александр Сергеевич белән сөйләшкәндә ашлык кабул итү предприятиесе 57 тонна ашлык кабул итте.
Иң кызыгы моннан соң башлана. Ашлык җир астындагы бункерларга төшерелә. Күтәрткеч башнялар аны ашлык чистарту машиналарына кадәр өскә күтәрә һәм анда ашлык беренче тапкыр чистартыла. Транспортер линияләре берничә бурычны хәл итә- ашлыкны җилләтә, киптергечләргә китерә, шуннан соң гына кирәкле складка бушатыла. Складка килеп җиткәнче ашлык берничә тапкыр өскә күтәрелеп күзгә күренмәгән җир астындагы бункерларга коела. Бары тик зур күчләрдәге бүрәнкәләрдән генә кемнеңдер бункерны ачканлыгын аңлап була.
Ашлык кабул итү предприятиесе ул- катлаулы организм, күп төрле: җир астындагы һәм җир өстендәге һава системасы. Ниндидер аңлап булмый торган лабиринт һәм аның буенча ашлык елгасы хәрәкәт итә. Һәм бу елга крестьяннарның тир түгеп җыйган һәр бөртеген уйланылган саклау системасы белән һәм автоном вентиляция белән бер күлгә җыя.
- Әгәр элек ашлык кабул итү предприятиесеннән җыелган игеннәрне елга транспортында озатсалар, соңгы елларда йөк автомобильләренә өстенлек бирелә, - дип дәвам итте сүзен Александр Сергеевич. - Без үз алдыбызга бурыч куйдык- кулланучыларга хезмәт күрсәтү өчен әлеге линияне яңартырга кирәк. Бүгенге көндә безнең бизнес-план бар, әйләнә-тирә мохитка тәэсир итү бәяләнгән. Барлык проектлар да ведомстводан тыш экспертиза идарәсендә килешүдә. Проектның якынча бәясе 70 млн.сум. Кышын без иске җиһазларны сүттек. Причал стенасы өчен иске субайларны файдаланырга мөмкин. Алар яхшы сакланган. Бу линия ашлык сатуны тизләтәчәк. Өч көндә бер складны бушатып бетерергә мөмкин. Болар барысы да предприятиене ашлык саклау складлары сыйфатында гына түгел, беренчел база буларак файдалану мөмкинлеге дә бирә. Бу ерак аралардан ашлык ташыганда да актуаль. Моннан тыш, Буа шикәр заводы жомына (чөгендер түбе) ихтыяҗ бар. Аны да зур күләмдә кулланучыга елга аша җибәрергә мөмкин булыр иде.
Безнең эшебез дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кебек үк турыдан-туры һава шартларына бәйле, - ди әңгәмәдәшем. - 2010 елда предприятиегә бер килограммда ашлык тапшырылмады. Сезон дәвамында тик тордык. Безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кебек страховка юк. Нәкъ менә шуңа күрә коры килгән елларда предприятиенең ничек эшләячәген алдан уйларга кирәк. Ә уңыш яхшы үскәндә киптерү җиһазларының куәтен арттыру, ашлык саклау складларын киңәйтү һәм кулланучыга озату турында уйлау мөһим. Практикада килеп чыккан әлеге проблемаларны үзең генә хәл итеп булмый. Моның өчен сыйфатлы уйланылган программалар кирәк. Чөнки икмәк теләсә нинди дәүләт өчен теләсә кайсы вакытта да стратегик продукт.
Икенче яктан, предприятиедә бернәрсә дә эшләнми дип әйтеп булмый,- дип әңгәмәне дәвам итте Александр Сергеевич. - Дүрт елдан артык вакыт эчендә без склад биналарының түбәсен алыштырдык. Үзегез күреп торасыз, эш күләме зур булды, моңа 700 мең сум акча китте. 600 мең сумга катнаш азык комплексы сатып алып урнаштырдык. Ашлык кабул итү мәйданчыгы бетонланды һәм ул югалтуларны сизелерлек киметте. Бусы 700 мең сумга төште. Икенче кабул итү мәйданчыгында ашлык чистарту линиясе монтажланды, өченче ашлык киптергечтә шахта алыштырылды, күтәрү һәм транспортер җиһазларын ремонтлауда зур эшләр комплексы башкарылды. Предприятие эчендә ашлык ташу, ашлык төяү җиһазлары сатып алынды. Проходнойның түбәсен алыштырдык. Стратегик объект булмаса да, анда да кешеләр эшли бит.
- Сездә барысы ничә кеше хезмәт куя?
- Ел дәвамында 45 кеше эшли, ә сезон вакытында 60ка кадәр. Алар өчен предприятие хисабына ашханә эшли, ике вахта УАЗигы кешеләрне Олы Яңасаладан һәм Красновидоводан эшкә йөртә. Барлык хезмәткәрләргә дә җәйге һәм кышкы махсус кием бирелгән. Ел саен хезмәткәрләр медицина күзәтүе, ә эш урыннары аттестация үтә.
- Тагын нәрсәләрне үзгәртер, яңартыр яки төзекләндерер идегез?
- Киләчәктә гамәлдәге механик проба алгычны пневматикка алыштырырга уйлыйбыз, тиешле килешү төзелгән, акчаның бер өлеше түләнгән. Бу проект якынча 1,5 млн. сумга төшә. Планда проба алу җиһазын алыштыру. Әлбәттә, лаборатория мөдире Ольга Федотова тәҗрибәсе заманча җиһазларга тәңгәл. Әмма алга карап эш итәргә кирәк.
Узган ел безгә юл салынды. Моның өчен район башлыгына рәхмәт. Батып калмасын һәм ашлыкны тулысы белән кулланучыга илтеп җиткерсен өчен кышын көпчәк астына ком салып, олы юлга кадәр һәр Камазны озата бара идек. Узган ел юл төзелеше урып-җыюга туры килде. Без лаборатория каршындагы чәчәк түтәлләрен җимердек, болай машиналарга йөрү иркенрәк булды. Йөк машиналары газүткәргечкә тимәсен дип бик курыктык. Гомумән, ул сезонда бик авырга туры килде. Ә агымдагы елда андый проблемалар юк. Моннан тыш, юл хезмәткәрләре ел әйләнәсе бу юлга хезмәт күрсәтә, шуңа күрә юлларыбыз һәрчак төзек һәм яхшы хәлдә.
Округта бердән-бер булган ашлык кабул итү предприятиесе алдында әнә шундый әһәмиятле бурычлар тора. Аны грамоталы, киләчәккә карап эш итүче белгеч җитәкли. Бу коллективның барлык планнары да тормышка ашсын иде дип теләп калабыз. Чөнки аларны хәл итү ахыргы нәтиҗәдә һәркем өчен әһәмиятле.
Бу предприятиедән кайткач кичкә кадәр минем дәфтәремнән икмәк исе килеп торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев