Идел таннары
  • Рус Тат
  • Игеннәр дә өлгерде

    Агымдагы елның коры җәе бөртеклеләр уңышында сизелерлек югалтуларга һәм уракны күпкә алдан башлауга китерде. Республиканың кайбер районнарында 120 мм.дан, ә безнең районда 20 мм.дан артык явым-төшем булды һәм бу ТРда иң түбән күрсәткеч. Әмма үстерелгәнне җыеп алырга кирәк һәм район авыл хуҗалыгы берләшмәләре игенчеләре шуңа йөз тота да. - Быел...

    Агымдагы елның коры җәе бөртеклеләр уңышында сизелерлек югалтуларга һәм уракны күпкә алдан башлауга китерде. Республиканың кайбер районнарында 120 мм.дан, ә безнең районда 20 мм.дан артык явым-төшем булды һәм бу ТРда иң түбән күрсәткеч. Әмма үстерелгәнне җыеп алырга кирәк һәм район авыл хуҗалыгы берләшмәләре игенчеләре шуңа йөз тота да.
    - Быел район игенчеләре 27410 гектар бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга тиеш,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары, үсемлекчелекнең баш технологы Альберт Фатыйхов.- бу санга 3953 га көзге арыш, 4405 га көзге бодай, 9608 - сабан бодае, 7306 - арпа керә, шулай ук борчак, солы һәм соя бар. Районда булган 40 суктыручы бөртек җыйгыч комбайнның һәрберсенә бик зур нагрузка төшә, ул 700 гектарга якын тәшкил итә. Шуңа күрә барлык комбайннар алдагы кебек комбайнер һәм ярдәмче белән түгел, ә ике бертигез механизатор белән комплектланырга тиеш. Быел игеннәр тәбәнәк, шуңа күрә урдырганда югалтуларны булдырмау өчен максималь түбән киселеш кулланырга кирәк, бу исә урак сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, барлык басуларда контроль суктыру үткәрергә һәм комбайнчылар хезмәт хакын турыдан-туры эш сыйфатына бәйләргә кирәк. Бу үз чиратында ашлык югалтуны булдырмас өчен комбайннарны яхшы герметикалаштырырга мәҗбүр итәчәк. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урак сыйфаты буенча аңа тәҗрибәле белгечләр - пенсионерлар, механизаторлар һәм башкаларны җәлеп итеп, тиешле комиссия төзергә кирәк».
    Узган атна ахырында «Олы Кариле» ААҖ механизаторы Наил Әхмәтҗанов (рәсемдә) тугыз метрлы ургыч куелган «Челенджер» комбайны белән районда беренчеләрдән булып уҗымнар урдыруга чыкты. «Безнең предприятиедә барлыгы 300 гектар уҗым һәм 185 гектар бөртекле сабан культуралары җыеп аласы бар, - ди авыл хуҗалыгы берләшмәсе директоры Вәкил Касыймов. - Наил тәҗрибәле механизатор, аның ярдәмендә без 276 гектар мәйдандагы күпьеллык һәм 241 гектар берьеллык үләнне җыеп алдык. Бөртеклеләр белән дә проблема булмас».
    Икенче көнне «Кама Тамагы» АХПсы комбайннары да басуга чыкты. Хәзер иң мөһиме - максималь рәвештә тупланырга, бөртеклеләрне тиз арада, сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алырга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: