Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелек кылырга ашыгыгыз

Хәйрия - элек-электән яшәү рәвеше булып тора. Игелек кылу мөмкинлеге беркайчан да акча янчыгы калынлыгына бәйле булмады. Шәфкатьлелек, кеше хәленә керү безнең рухи халәтебезгә бәйле, янәшәбездә мохтаҗларны, авыруларны күргәндә битараф булып булмый. 24 апрельдә район мәдәният йортында үткәрелгән хәйрия марафонына килүчеләрдән бу хакта фикерләрен белештек. - Мондый чараларның район масштабында...

Хәйрия - элек-электән яшәү рәвеше булып тора. Игелек кылу мөмкинлеге беркайчан да акча янчыгы калынлыгына бәйле булмады. Шәфкатьлелек, кеше хәленә керү безнең рухи халәтебезгә бәйле, янәшәбездә мохтаҗларны, авыруларны күргәндә битараф булып булмый.
24 апрельдә район мәдәният йортында үткәрелгән хәйрия марафонына килүчеләрдән бу хакта фикерләрен белештек.
- Мондый чараларның район масштабында үткәрелүенә бик шатмын. Ярдәмгә мохтаҗ булган Русланны дәвалау өчен үз өлешемне кертә алуыма канәгать калдым,- ди Зоавражный каратайдан Светлана Никаншина.
- Хәзерге вакытта безнең республикада беренче Балалар хосписы төзелеше өчен "Изгелек кирпечләре" дип аталган хәйрия акциясе бара. Чиркәүдә акча җыю өчен урна куйдык, өлкәннәр дә, яшьләр дә бирегә килеп акча сала. Руслан Сметанинга операция ясату өчен үз өлешебезне керттек. Сугыштан соңгы елларда, без бала вакытта иске плакатлардан лаләләр кисеп, туберкулез белән авыручы балаларны дәвалауга акча җыя идек. Хәзер дә ата-аналары исән булса да, ярдәмгә мохтаҗ балалар, ятимнәр бик күп. Шунысы шатлыклы, Россиядә шәфкатьлелек хәрәкәте торгызыла. Өлкән яшьтәгеләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел дип саныйм, - дип хатирәләре белән уртаклашты район үзәгендә яшәүче Раиса Митрошина.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район бүлекчәсе рәисе Анна Зубарева җавабын кыска тотты: "Хәйрия минем өчен - тормыш ул. Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә 209 кеше тора. Үзебезнең проблемаларыбыз күп булса да, без тормышка оптимизм белән карыйбыз, "якыныңа булышу" сүзе безнең өчен зур мәгънәгә ия.
-Хәйрия -күңел халәте ул. Без һәрвакытта да авыр тормыш шартларында калучыларга ярдәм итәргә омтылабыз. Ярдәм зурмы, яки кечкенәме - чын күңелдән булсын. Мәчет, чиркәү төзелешләренә дә үз өлешебезне кертәбез,- дип үз фикерләрен әйтте "Наш дом" идарә компаниясе җитәкчесе Рамил Галимов.
-Мин балалар язмышына ваемсыз кала алмыйм. Үз көчемнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә омтылам. Телевидение һәм интернетта ярдәмгә мохтаҗ балалар турында мәгълүмат күп басыла. Бу эшләрдән читтә калу, минемчә, әхлаксызлык. Чит кайгы булмый ул. Кырымда яшәүчеләргә ярдәмгә дә үз өлешебезне керттек, - диде авылара үзәк китапханә хезмәткәре Резеда Кәримова. Хәйрия аукционында ул Тәмтедәге "Өмет яры" социаль приюты балалары ясаган уенчык сатып алды. Бу аукционда лотларны алырга теләүчеләр күп булды. Игелек атмосферасында аларның күзләрендә балкыган нурлардан бу чараның алар өчен никадәр әһәмиятле икәнлеген аңларга була иде. Бу көнне мәдәният йортында предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, иҗтимагый берләшмә, дин вәкилләре дә җыелды. Аларның барысын да изге максат берләштерә. Чара алдыннан бу хакта формаль булмаган шартларда беренчеләрдән булып үз өлешен керткән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сөйләде. Ул барлык хәйриячеләргә, билгеле кыенлыкларга карамастан, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм саклаучыларга рәхмәт белдерде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Лера Киселева һәм Гөлнар Фәхретдинова алып барган концерт шатлык китерде. "Камелия", "Яшьлек" вокаль ансамбльләре, Гүзәл Акмалова, Аполлинария Лазарева, Камилә Ганибаева, Илгиз Мөхәммәтҗанов, Аделина Хәйруллина, Карина Җәмилова, Алия Байтимерова, Маргарита Шишкина, Эльвина Мөхәммәдуллина, Ксения Юманова, Светлана Булатова, Луиза Микерина башкаруындагы чыгышлар игелек хисләре белән сугарылган иде.
Руслан Сметанинның классташы һәм дусты Евгений Григорьев җыр башкарды. Затон урта мәктәбе һәм кадет мәктәбе коллективы, поселокта яшәүчеләр һәм башкалар Русланга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Малайга дәвалану өчен аның язмышына битараф булмаучылар ярдәме бик кирәк.
"Тормышта кешеләр өчен яшәү, бәхәссез, зур бәхет". Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның шушы сүзләре һәркайсыбызга яшәү мәгънәсен табарга ярдәм итсен иде.
"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Оста куллар" түгәрәгенә һәм җәй айларында хезмәт бригадасына йөргән балалар әзерләгән эшләнмәләр куелган ярминкәдә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерә.
Нәтиҗәдә, "Өмет" район хәйрия фондына 129 288 сум акча керде. Руслан Сметанин язмышына ваемсыз калмаучылар 46 200 сум акча җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев