Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелек җирдә ятмас...

Узган ел дәвамында районның «Надежда» хәйрия фонды 145,5 мең сумга тулыланды. Нигездә бу акча март аенда үткәрелгән хәйрия марафоны вакытында җыелды. - Быел, һәрвакыттагыча, Искәндәр Байкин җитәкчелегендәге «Новинка» ООО ярдәм итте, - ди социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. -Безнең ярдәмчеләребез исемлеген күп балалы гаиләләрдәге һәм инвалид балаларны сыйфатлы...

Узган ел дәвамында районның «Надежда» хәйрия фонды 145,5 мең сумга тулыланды. Нигездә бу акча март аенда үткәрелгән хәйрия марафоны вакытында җыелды.

- Быел, һәрвакыттагыча, Искәндәр Байкин җитәкчелегендәге «Новинка» ООО ярдәм итте, - ди социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. -Безнең ярдәмчеләребез исемлеген күп балалы гаиләләрдәге һәм инвалид балаларны сыйфатлы кышкы киемнәр белән тәэмин иткән «Радость детства» хәйрия фонды тулыландырды. Ел дәвамында районның күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрендәге, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдәге һәм гражданнарның башка категориясенә кергән 1248 кешегә ярдәм күрсәтелде. Тулаем алганда, ике миллион утыз мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

Казандә яшәүче, Тәмтедә дача йорты булган Ринат Рамазанов «Өмет яры» социаль приютына 24 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Аның зур ярдәменең берсе - приют территориясендә ял һәм уен өчен җәйге беседка .

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе вакытында иганәчеләр һәм элеккеге чыгарылышлар ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, «Кама Тамагы гипс руднигы» ачык акционерлар җәмгыяте Рудник урта мәктәбенә 50 мең сумга якын акчага материаллар алып, уку кабинетларының берсенә ремонт ясаган. сөйки урта мәктәбе ярдәм сыйфатында төзелеш материаллары һәм спорт җиһазлары алган. Кама Тамагы урта мәктәбенә элеккеге чыгарылышлар һәм арендаторлар 17 мең сумга агымдагы ремонт үткәрергә булышкан. Кирельск мәктәбе өчен чыгарылышлар 11000 сум, Затон - 8600 сум, Иске Казиле мәктәбе чыгарылышлары 4500 сум акча җыйган. Тәмте урта мәктәбе чыгарылышлары бинаны ремонтлау өчен 90 килограмм буяу алып кайтканнар. Тулаем алганда, акция вакытында мәгариф учреждениеләре 150 мең сумнан артык матди ярдәм алган.

Бу әлләни зур суммада түгелдер, әмма приютта яшәүче балалар Тәмте авыл халкыннан, район эшмәкәрләреннән даими ярдәм алып тора. Кече һәм урта бизнес та инвалидлар, өлкәннәр өчен үткәрелгән чаралардан, районда Сабан туйларын үткәргәндә һәм башкалардан читтә калмый. Шул төбәктән чыгучылар туган авылларындагы барлык башлангычларда ярдәм итә. Эшмәкәрләр конференциясендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен костюм сатып алуга акча җыелды. Бу хәйриячелекнең тагын бер күркәм мисалы. Безнең кешеләр авыр хәлдә калучыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ярдәм кулы сузган һәркем алдында баш иябез һәм әлеге ярдәмне алучылар исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез.

Рәсемдә: Тәмте авылында балалар өчен эшләп килүче «Өмет яры» социаль приютында эшмәкәр Ринат Рамазанов акчасына төзелгән беседка.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев