Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язның бер көне ел туендыра

Яз тулысынча үз көченә керде һәм якындагы вакытта авыл эшчәннәре өчен иң кызу чор - чәчү кампаниясе башлана. Узган җомгада "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Бортас бүлекчәсе базасында үткәрелгән район семинары технология, материаль-техник һәм кадрлар белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек һәм минераль ашламалар барлыгына, шулай ук язгы чәчүне...

Яз тулысынча үз көченә керде һәм якындагы вакытта авыл эшчәннәре өчен иң кызу чор - чәчү кампаниясе башлана.
Узган җомгада "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Бортас бүлекчәсе базасында үткәрелгән район семинары технология, материаль-техник һәм кадрлар белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек һәм минераль ашламалар барлыгына, шулай ук язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен кирәк булган башка элементларга багышланган иде. Семинар пленар һәм практик өлештән торды. Башта анда катнашучылар ремонт мастерскоенда булды, анда кайбер белгечләр планда каралган тема буенча чыгыш ясады.
Әмма моңа кадәр муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев районда язгы ташу тудырган хәл турында мәгълүмат бирде. Кече Салтыктагы гидротехник корылма аеруча куркыныч тудыра, анда соңгы көннәрдә тәүлек әйләнәсе җылы тору сәбәпле тиешле хезмәтләрнең даими контроле зарур, махсуслашкан техника дежур торырга тиеш, чөнки миллион тонна суы булган буа җитди куркыныч тудыра.
Авыл хуҗалыгы берләшмәсенең баш агрономы Фәрит Сабирҗанов язгы кыр эшләре чорына эш планы турында сөйләгәндә Зөфәр Галимуллович аңардан: "Рапсны ике срокта чәчәргә уйламыйсызмы?"-дип сорады.
-Ул бездә план буенча берничә бүлекчәдә, чәчү, ә аннары җыеп алу этаплап үткәреләчәк.
АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин язгы чәчү вакытында хезмәткә түләү системасы белән таныштырды. Бердәнбер үзгәреш шуннан гыйбарәт: исәпләү башы итеп хезмәткә түләүнең хәзерге минималь күләме 5205 сум алыначак.
Республика "Россельхозцентр" җитәкчесе урынбасары, район бүлегенең элеккеге җитәкчесе Роберт Ганибаев чәчүлек белән эшләү, үсемлекләрне саклау һәм башкалар турында сөйләде. Биредә сүз техникага хезмәт күрсәтү, хезмәт куркынычсызлыгы системасы турында да барды.
Аннары семинарда катнашучылар биредә куелган техника янына китте, чәчкечләр, тырмалар, культиваторларны карады, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов көйләү системасын аңлатты.
Сиптергечләр парады киләсе атнада булачак, ә чәчүләрне авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә һәм җир өсте алымы белән үткәрергә планлаштыралар.
Гостехнадзор инженеры Хәлим Гайнетдинов техник тикшерү үткәрү өчен заманча җайланмаларны күрсәтте. "Без техниканы визуаль караудан китеп, инструменталь тикшерүгә күчтек", - диде ул.
- Ә аларның эшен күрсәтә аласызмы? - дип сорады район башлыгы.
Инженер шунда ук беренче эләккән тракторда руль люфтын, тормоз системасын һәм газ белән пычратуны тикшерде.
Пленар өлештә үз карамакларындагы сораулар буенча Кама Тамагы АХП директоры Рифат Вәлиев, авыл хуҗалыгы предприятиесенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Сергей Харитонов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев, район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев, ЦРБ баш табибы урынбасары Павел Фирсов, район санитария хезмәте җитәкчесе Роберт Сафин, "Олы Кариле" ААҖ һәм Ленин исемендәге хуҗалык вәкилләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев