Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы чәчү якынлаша

Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк. Кыр эшләренең уңышы күп факторларга бәйле: басуга чыгачак авыл хуҗалыгы машиналары һәм техника да зур роль уйный. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илнар Исмәгыйлев болай ди: "Көзге-кышкы...

Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк.

Кыр эшләренең уңышы күп факторларга бәйле: басуга чыгачак авыл хуҗалыгы машиналары һәм техника да зур роль уйный. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илнар Исмәгыйлев болай ди: "Көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар, тагылма җиһазлар ремонтланды, хәзер аларны агрегатлаштыралар." -Тарту көченең әзерлеге белән хәлләр ничек тора?- дип сорыйм аннан. -Гомумән алганда, район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 184 трактор исәпләнә, шуларның 111е әзерлек сызыгына куелган. Шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән техника урыннарда ремонтлана, ә чит илдән кайтарылганы - Каратунда махсус мәйданчыкларда. Хәзер анда тракторлар да, ә двигатель һәм берсенең коробкасы - Уфада ремонтта. "Кама Тамагы" АХП базасында чит ил авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана. Чит ил техникасы инженеры Марсель Вәлиев белән берлектә ремонт мәйданчыгында булдык. Биредә дүрт механизатор: район үзәгеннән Рәмис Сабитов, Илфар Миңнуллин, Кариледән Рәзил Шәймәрданов, Ишемнән Рифат Гыйлметдинов язгы кыр эшләрендә үзләре эшләячәк чәчү комплексларын ремонтлый. -Хәзерге вакытта механизаторлар техниканы үзләре әзерли,- ди Марсель -Аңа үзләре утырып эшлисен аңлап, тырышып эшлиләр. Шуңа күрә, ахыргы яхшы нәтиҗәгә ышанабыз. Ремонт өчен кирәкле барлык материаллар да бар. Дөрес, кайбер позицияләр буенча җитешсезлекләр бар, әмма алар хәл ителә. Кайбер көннәрдә, аеруча көчле җил вакытында урамда салкынрак. Әмма язгы чәчү эшләрен берәү дә гамәлдән чыгармаган. Язгы кыр эшләренең уңышы ремонтның сыйфатына бәйле һәм механизаторлар моны яхшы аңлый. Рәмис Сабитов язны тулы көчкә әзерлек белән каршылаячакларына ышана: "Менә, күрәсезме, мәйданчыкка чәчү комплексы компакторын куйдык, аны кичә генә ремонтлап бетердек. Бүген чәчү комплексының төп узелларыннан берсе булган чәчкечне ремонтларга керешәбез. Аннан соң план буенча эшләргә уйлыйбыз". -Алда торган яздан һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы елыннан нәрсәләр көтәсез? -Без - авыл хезмәтчәннәре өчен ел яхшы килер, дип ышанабыз. Ышаныч булмаса, эшләргә дә кирәкми. Моннан тыш, безнең предприятиедә җитәкче алышынды. Яңа директорны белгән кешеләр аны грамоталы, зур эш тәҗрибәсе булган, авыл хуҗалыгы эшләренең барлык нечкәлекләрен дә белеп, коллективны үз артыннан ияртә белүче белгеч диләр. Без Марсель белән берничә минут механизаторларның ничек эшләгәннәрен карап тордык. Барысы да яхшы уйланылган: «Фэндт» килеп туктады, агрегатны эләктереп мәйданчыкка чыгарып куйды. Шунда ук инструментлар барлыкка килде, һәркем үз операциясен яхшы белә, чөнки дефектовка алдарак үткәрелгән. Бригаданың оптимизм белән эшләве күренеп тора, һәркем елмаеп сөйләшә, яратмаган эшеңне башкаргандагы кебек теләмичә генә эшләүчеләр дә күренми. Авыл хуҗалыгында эшләүче механизаторларга бәйле булмаган төрле тискәре, көтелмәгән факторлар, мәсәлән, һава шартлары комачауламаганда биредә уңай күрсәткечләргә өмет итәләр. Ә безнең район игенчеләре эшли белә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев