Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язга да озак калмады

Февраль тәмамланып килә. Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм инженерлары белән үткәргән киңәшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә багышланган иде.

Киңәшмәне ачып, Зөфәр Галимуллович килеп туган хәлдән чыгып, яз иртә килергә мөмкин һәм авыл хуҗалыгы машиналары һәм техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге беренче планга чыга, диде. Районыбыз игенчеләренең басуга 30 мартта чыккан еллары да булды. Кышкы карсыз айларга караганда, июнь ахыры һәм июль башы коры булуы ихтимал, мөмкин булганча иртәрәк чәчеп өлгерергә, ә моның өчен булган техниканы әзерләп куярга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр сычев тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, чит илдә эшләнгән чәчү комплексларын, үзебездә һәм чит илдә ясалган тракторларның әзерлеге турында мәгълүмат бирде.

Сүз шулай ук складларны кардан чистарту, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру өчен мәйданнар әзерлеге, орлыклар һәм минераль ашламалар, уҗым басуларыннан монолитларны җыю, ягулык-майлау материаллары сатып алу һәм башкалар турында да барды.

Район башлыгы дым каплатуны максималь тизләтүгә аерым игътибар бирде, моңа бәйле рәвештә - тракторларны икешәр тракторчы белән комплектлауга, үзебездә җитештерелгән чәчкечләрне әзерләргә, алар иртә чәчү үткәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук тукландыруны үткәрү алымнары турында уйларга кирәк. Авыл хуҗалыгы машиналары җитешеп бетмәгән Тәмте һәм Осинникида тырмалау һәм иртә чәчү әлегә проблема булып кала.

«Кама Тамагы» АХП баш инженеры Илсур Сабиров үзенең чыгышын кадрлар мәсьәләсеннән башлады, чөнки кайбер бүлекчәләрдә механизаторлар җитешми. Аларны читтән, предприятие, бюджет оешмаларыннан җәлеп итәргә кирәк. Ул шулай ук кыр эшләренә әзерлек барышына, запас частьләр кайтартуга бәя бирде. Хуҗалыклар арасында үзара тикшерү үткәрү планлаштырыла һәм район семинары Олы Салтык базасында үткәреләчәк.

Аннары «Кама Тамагы» АХПсының кайбер бүлекчәләре һәм Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчеләренең язгы чәчүгә әзерлеге, проблемалар, аларны хәл итү юллары турындагы мәгълүматлары тыңланды.

ТРда «Россельхозцентр» ФГБУ филиалының район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев чәчүлек материаллары белән эшләү турында, Россельхознадзор инженеры Хәмит Гайнуллин механизаторлар таныклыкларын алыштыру, куркынычсызлык техникасы һәм сигнал җайланмаларын норматив хәлгә китерү турында сөйләде.

Рәсемдә: КамАЗ шоферлары Шәһит гыймадиев һәм Фәнис Кәлимуллин да чәчүгә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X