Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Явызлыкны бергәләп бетерик

Узган дүшәмбедә "2012 елның 9 аенда Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшчәнлеге һәм бу эшнең перспективалары" мәсьәләсе буенча иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде.

Түгәрәк өстәл утырышы муниципаль район башлыгы, коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе рәисе Зөфәр Гарәфиевның иҗтимагый оешмалар һәм СМИ катнашында үткәрелүче чараның әһәмияте турындагы кереш сүзеннән башланып китте.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов "2012 елның 9 аенда Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшчәнлеге турында"гы тема буенча чыгыш ясады.
Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров "Коррупциягә каршы тору законын үтәү. Коррупциягә каршы тору буенча прокурор күзәтчелеге" мәсьәләләрен яктыртты.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиев сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупцияне кисәтү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде, ә муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров мәгариф өлкәсендә кулланылучы коррупциягә каршы тору чараларының нәтиҗәлелеген яктыртты.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Боброва бер көнлек фирмалар һәм салым түләмәү максатыннан юридик адресларын нигезсез алыштыручы фирмалар эшчәнлеген ачыклау буенча ТР Президенты күрсәтмәләрен үтәү буенча чаралар үткәрү турында мәгълүмат бирде. "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасының көнүзәк хокукый мәсьәләләр буенча эшне оештыру турында аның баш мөхәррире Виталий Юманов таныштырды.
Түгәрәк өстәл утырышында планда каралган мәсьәләләрне тикшерү йомгаклары буенча тиешле резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X