Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел бүләге

Район үзәгендә яшәүче Панковлар гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә үзенчәлекле бүләк алды: "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны, шулай ук үзләренең яшәү урыннары булмаган ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү чаралары турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты...

Район үзәгендә яшәүче Панковлар гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә үзенчәлекле бүләк алды: "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны, шулай ук үзләренең яшәү урыннары булмаган ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү чаралары турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә яңа микрорайонда алар өчен барлык уңайлыклары булган ике катлы йорт төзелде.
Панковлар гаиләсендә биш бала бар, кирәкле барлык документларны әзерләп тапшырганнан соң алар шушы программага кертелә. Төзелешне районда үзен яхшы яктан күрсәткән "Альтаир" фирмасы алып барган. Ул бездә Куйбышев Затон штпда суүткәргеч челтәрен һәм канализация системасын, «Фоника гипс» ООО белгечләре өчен төзелгән 43 йортлы урамга инженер челтәре корылмалары, Заов. Каратай-Кама Тамагы суүткәргече салуда эшләгән. Нәкъ шушы фирма Олы Мәрәтхуҗада күп функцияле үзәк төзиячәк.
Ачкычы тапшыру тантанасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, төзелеш, ТКХ һәм икътисад буенча аның урынбасарлары Газинур Габидуллин һәм Дмитрий Юманов, МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов, МР башлыгы ярдәмчесе Зөфәр Гарифуллин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Алевтина Докина, "Кама тамагы штп" МБ Советы секретаре Ольга Шалдыбина, МР башкарма комитеты архитектура бүлеге һәм подрядчы фирма вәкилләре килгән иде.
Йорт ачкычы белән бергә хуҗаларга кыйммәтле бүләк - заманча кер юу машинасы да тапшырылды, аларга шушы йортта имин яшәп, тагын да балалар тууын теләделәр. Төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгының рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
Өч ай эчендә төзелгән йорт бик матур килеп чыккан, иркен һәм якты алты бүлмә, икенче катка матур агач баскыч куелган, кухняда кирәкле аксессуарлар бар, бүлмәләргә төрле төстәге обойлар ябыштырылган. Йортның гомуми мәйданы йөз квадрат метрдан артык.
Федераль программаны гамәлгә ашыру механизмы да игътибарга лаек: биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаилә торак шартларын яхшыртуга сертификат ала, төзелеш фирмасы йортны торгыза, йортны һәм җирне милеккә рәсмиләштерә, аннан соң Татарстан республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша ике миллион тугыз йөз сиксән сигез мең сумга сату-алу килешүе төзи, әлеге сумма түләнә, бу очракта башкарылырга тиешле процедуралар үтәлә, тиешле документларга кул куела һәм йорт бәхетле хуҗаларга күчә.
Йорт хуҗасы Алсу Панкова шундый зур бүләк өчен республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерде һәм хәзерге вакытта күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирелүен искәртте. Мәсьәләгә шундый караш булганда демографик хәлне уңай хәл итәргә мөмкин.
Рәсемдә: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов бәхетле хуҗаларга яңа йорт ачкычы тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев