Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташлар очрашты

Туган як тәэсирен сүз белән генә әйтеп булмыйдыр ул?! Олыгая барган саен аңа тартылу хисе аеруча көчәя. Узган шимбәдә Кама Тамагыннан чыккан, хәзерге вакытта Татарстанның төрле төбәкләреннән кайткан якташлар очрашуы булды. Кунаклар әүвәл хакимиятнең утырышлар залына җыелды. Янәшәмдә утырган ханым белән танышабыз. Ишем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта республика яшүсмерләр китапханәсе...

Туган як тәэсирен сүз белән генә әйтеп булмыйдыр ул?! Олыгая барган саен аңа тартылу хисе аеруча көчәя.

Узган шимбәдә Кама Тамагыннан чыккан, хәзерге вакытта Татарстанның төрле төбәкләреннән кайткан якташлар очрашуы булды. Кунаклар әүвәл хакимиятнең утырышлар залына җыелды. Янәшәмдә утырган ханым белән танышабыз. Ишем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта республика яшүсмерләр китапханәсе җитәкчесе Рита Җиһаншина: "Бер кайтсам, ел буена җитәрлек энергия алам туган авылымнан. Олыгая барган саен туган як сагындыра, дигән сүзләр матур сүзләр генә түгел ул. Мин үзем республика районнарының китапханәләрендә булып чыктым, әмма Кама Тамагы кебек матур табигатьле урыннар күп булса бер-ике генәдер. үзәк китапханә нигезенә таш салганда Туфан абый белән бергә кайттык. Аннан ул китапханәгә шефлык иттек".

Җыелышны башлап, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Туфан Миңнуллинны искә алып бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң Юрий Ильин җитәкчелегендәге инициатива төркеме тәкъдим иткән якташлар җәмгыяте рәисе итеп Олы Карамалда туып-үскән, хәзер республика яшүсмерләр комиссиясе секретаре, полиция полковнигы Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина, аның урынбасарлары һәм һәр авылда якташлар җәмгыяте рәисе сайланды, аның уставы һәм кайбер башка төр документлар кабул ителде. Туган якны, авылларны үстерү хакында чыгышлар күп булды. Әйтелгәннәрдән чыгып, Каратал егете Фәнис Гайфуллин болай диде: "Без булышырга тиеш, эш күрсәтергә кирәк, тәнкыйть белән алга китеп булмый".

Әйе, җирлек башлыкларының 50дән артык вәкаләте бар, шуның унөче генә финанс белән тәэмин ителгән. Бу төбәктән чыгып киткәннәр, әлбәттә, теләсә нинди канун алымы белән үзенең коммерция эшчәнлеген кулланып, төзекләндерү яки башка төр чараларда ярдәм итә ала.

Йомгаклап, Зөфәр Галимулла улы җыелышта әйтелгән тәкъдимнәр барысы да үтәлер, диде, урыннардан инициатива, районнан читтә яшәүчеләр белән даими кулга-кул тотышып эшләү кирәклеген искәртте. Аннан соң кунаклар бер-берсе белән аралашты, ул мәктәптә чәй табыны артында үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды һәм соңыннан туган якны өйрәнү, Туфан Миңнуллин музейларына сәяхәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев