Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр дә оста

Төгәл бер ел элек Куйбышев Затоннан яшь эшмәкәр Валерий Зюрнин тимердән коелган әйберләр ясау мастерское ача. Ул һәрвакыт тимергә тартыла. Төп күнекмәләрне һәм кою технологиясен үзлегеннән үзләштерә, әмма бирешмәүче, тупас тимерне бизәкле матур әйбергә әйләндерү өчен Валерий Чиләбегә «Ажур-сталь» заводына бара. Завод мастерскоенда коеп ясауның барлык нечкәлекләренә өйрәнә һәм үз...

Төгәл бер ел элек Куйбышев Затоннан яшь эшмәкәр Валерий Зюрнин тимердән коелган әйберләр ясау мастерское ача.
Ул һәрвакыт тимергә тартыла. Төп күнекмәләрне һәм кою технологиясен үзлегеннән үзләштерә, әмма бирешмәүче, тупас тимерне бизәкле матур әйбергә әйләндерү өчен Валерий Чиләбегә «Ажур-сталь» заводына бара. Завод мастерскоенда коеп ясауның барлык нечкәлекләренә өйрәнә һәм үз эшен ачып җибәрә.
- Татлизинг буенча дүрт станок алдым, әйберләр ясау өстәлен заказ буенча ясадылар. Бүген төрле катлаулыктагы - капка, койма, асылма, козыреклар, бакча җиһазлары һәм башка төрле әйберләр ясыйм.
Валерий тәмамланган соңгы әйберен - бик матур итеп коеп ясалган капкасын һәм нәфис прокат техникасында башкарылган коеп ясалган бизәкле кәнәфиен күрсәтте.
- Кешеләр әйберләрнең матур һәм шул ук вакытта арзан булуын тели. Аны башкару күп көч, осталык таләп итә.Ә мастер бөтен күңелен салып башкарган сыйфатлы, матур әйберләр арзан бәяләнә алмый, - ди оста.
Заказлар турында сөйләгәндә, ә алар аз түгел, Валерий мастерскойда бүген урын аз булудан зарланып алды. Тиздән янәшәдә буяу мастерское өчен аерым бина ясарга тели. Һәм хыялланып болай дип өстәде:
- Җирне рәсмиләштереп йөрим һәм киләчәктә күргәзмә, буяу бинасы белән бергә аерым зур мастерской төзергә уйлыйм.
Валерийга эшендә бүген энесе Виталий булыша. Нигездә район халкы заказларын үти. Мастерскойга аена уртача өч зур заказ һәм берничә вак заказ алына. Аларны башкару вакыты якынча 10 көн. Вак заказларны 5 көн эчендә башкара.
Валерийга заказ бирүчеләр ул ясаган әйберләрнең йорт, бакча бизәге булуы хакында сөйли. Эшләнмәләре матур, нык, ыспай итеп башкарылган. Ул ясаган әйберләрдә оста кулы, кабатланмас стиль сизелә.
Рәсемдә: Валерий Зюрнин үзе ясаган капка янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X