Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү бәйрәме

Җиңү бәйрәмен халкыбыз инде 69нчы тапкыр дулкынланып, сугыш кырларында ятып калган туганнарын һәм якыннарын искә алып, бөек батырлык өчен горурланып каршылый. Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә, киләчәккә өмет бирә. РДК янындагы мәйданга митингка быел да ветераннар, сугыш гамәлләрендә һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм яшьләр җыелды. Затон кадет мәктәбеннән...

Җиңү бәйрәмен халкыбыз инде 69нчы тапкыр дулкынланып, сугыш кырларында ятып калган туганнарын һәм якыннарын искә алып, бөек батырлык өчен горурланып каршылый. Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә, киләчәккә өмет бирә. РДК янындагы мәйданга митингка быел да ветераннар, сугыш гамәлләрендә һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм яшьләр җыелды. Затон кадет мәктәбеннән Александр Федотов Хәтер китабын кертте."Сугыш чоры буынына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.Яшьләр безгә батырлык үрнәген күрсәткән өлкән буынга лаеклы алмаш булыр дип ышанам", диде МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев. Ветераннарны ТР Президенты исеменнән ААҖ "АК БАРС" банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев котлады. Районның хәрби комиссары Дамир Сергеев фашизмны җиңгән ветераннарга без һәрвакыт бурычлы икәнебезне искәртте. Яу кырларында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алынганнан соң, бәйрәм салюты аяз күк йөзен төрле төсләргә күмде.Тантананы бәйрәм концерты дәвам итте.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев