Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хуш, сау бул, мәктәп!

24 майда районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә булып узган соңгы кыңгырау 118 унберенче сыйныф укучысына олы тормыш юлы башлану турында хәбәр итте. Әлеге истәлекле көн белән аларны котларга район җитәкчелеге вәкилләре килгән иде, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда катнашты. Кама Тамагы урта мәктәбендә район...

24 майда районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә булып узган соңгы кыңгырау 118 унберенче сыйныф укучысына олы тормыш юлы башлану турында хәбәр итте. Әлеге истәлекле көн белән аларны котларга район җитәкчелеге вәкилләре килгән иде, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда катнашты.

Кама Тамагы урта мәктәбендә район башлыгы Зөфәр Гарәфиев болай диде: "Сез күп көч һәм хезмәт куйганның нәтиҗәсен күрер көн дә килеп җитте. Хәзер сез бер аягыгыз белән яңа тормыш алдында һәм сезне тагын да зур казанышлар көтә. Сез инде хәзер тормышта үз юлыгызны сайлый алырлык шәхесләр. Әмма алда сезне күрелмәгән биеклекләр, яңа ачышлар көтә, тормышыгыз тулы канлы һәм кызыклы булыр, дип ышанабыз. Барысы да яхшы булсын. Сезне туган районыбызда көтеп калабыз". Бу көнне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров та укучыларны котлап, болай диде: "Балалар, сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Хәзер сез мөстәкыйль эш итә һәм тормышыгызны планлаштыра аласыз, чөнки ул сезнеке генә. Уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, сайлаган юлыгызны җиңел үтүен һәм тормышыгыздагы беренче имтихан - БДИны уңышлы тапшыруыгызны телим". Мәктәп директоры Елена Гыймадиева да укучыларны котлады: "Бүген мәктәп кыңгыравы сезнең өчен соңгы тапкыр шалтырады. Бу дөнья сезнең өчен шәфкатьле булсын, юлыгызда бары тик игелекле кешеләр генә очрасын". Чыгарылышларны ата-аналар исеменнән Миләүшә Хананова котлады: "Сезгә, сезнең укытучыларыгыз, тәрбиячеләрегез төпле белем һәм тәрбия бирде. Без аларга чиксез рәхмәтле. Без сезнең ата-аналарыгыз, сезнең өчен һәрчак борчылып, шатлыкларыгыз өчен куанып, туган йортларыгызда көтеп калабыз. Гаиләгезгә, туганнарыгызга, туган илегезгә файдалы кешеләр булыгыз. Киләчәк имтиханнарыгызны бирергә сезгә Ходай үзе ярдәм итсен". Бу көнне унбер ел эчендә мәктәп туган йортларына әверелеп, бүген инде аннан чыгучылар адресына җылы сүзләр күп әйтелде. Бәхет юлдаш булсын сезгә, чыгарылышлар! Хәерле юл!





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев