Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер мәңгелек

22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр яныннан узганда без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызны тагын-тагын искә төшерәбез, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз. Бу төн дөнья үзгәртә, 190 миллион йөрәктә сугыш уты кабызган фашизмга карата нәфрәт уты уята. Кешелек тарихында...

22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр яныннан узганда без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызны тагын-тагын искә төшерәбез, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз. Бу төн дөнья үзгәртә, 190 миллион йөрәктә сугыш уты кабызган фашизмга карата нәфрәт уты уята. Кешелек тарихында иң зур сугыш - Бөек Ватан сугышы башлана.

22 июньдә сәгать 10.00дә Кама Тамагында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында әлеге датага багышланган митинг булды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре мактаулы урынны алды. Митингны "Кама Тамагы шәһәр тибындыга поселок" муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Нияз Камалиев ачты. "Безнең районнан сугышка 12 меңнән артык кеше киткән, күбесе яу кырында ятып калган, әмма алар безнең йөрәкләрдә яши. Без сугышның билгеле һәм билгесез каһарманнары, ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүчеләрнең барысы алдында да мәңге бурычлы",- диде Нияз Илгиз улы.

Хәтер китабын алып чыкканнан соң сүз МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка бирелде. Павел Николаевич үзенең чыгышында: "Күптән түгел генә без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Бүген исә әлеге канкойгыч фаҗига башлануның 74 еллыгын искә алабыз. Бүгенге дата - ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, әлеге рәхимсез дүрт елны кичергәннәрне, яу кырында ятып калганнарны тагын бер тапкыр искә алу мөмкинлеге. Бу - яшь буынга аларның бөек ил тарихының бер өлеше булып торулары турында искәртү дә. Бүген дә дөньяда тыныч түгел, шуңа күрә дә безгә бервакытта да булмаганча бердәм булырга кирәк".

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Галиуллин хатирәләре белән уртаклашты. Ул халкыбызның батырлыгы турындагы тарихи хәтернең буыннан-буынга күчүен һәм яшьләрнең бу хакта белеп үсәргә тиешлеген ассзыклап үтте. Шулай ук район җитәкчелегенә өлкән буын турында кайгыртулары һәм игътибарлы булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Аннары митингта катнашучылар алдында район хәрби комиссары Дамир Сергеев, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, чиркәү мәхәлләсеннән Раиса Митрошина чыгыш ясады. Чыгышлардан соң мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр куелды. Хәтер китабын тантаналы шартларда алып чыктылар. Барлык катнашучылар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Аларга мәңгелек дан. Һәр кеше тыныч тормышның кадерен белеп, Бөек Җиңү өчен үзеннән өлеш керткәннәрне онытмый яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев