Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле каматамагылылар!

Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 22 ел элек бөтенхалык референдумында районыбыз халкы илебезнең башка гражданнары белән бергә дәүләтнең төп законы өчен тавыш бирде. Бу шәхес иреге һәм хокук өстенлеге, Ватанның конкурентлы икътисады һәм...

Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.


22 ел элек бөтенхалык референдумында районыбыз халкы илебезнең башка гражданнары белән бергә дәүләтнең төп законы өчен тавыш бирде. Бу шәхес иреге һәм хокук өстенлеге, Ватанның конкурентлы икътисады һәм көчле, бәйсез Россиянең чәчәк атуы файдасына булган аңлы рәвештә сайлау иде. Конституциянең кеше өчен кабул ителүен, кеше өчен эшләвен вакыт раслады. Ул җәмгыятьнең социаль-икътисади, фәнни, мәдәни үсешендә уңай тенденцияләр булдыруда ярдәм итә, демократиянең ышанычлы гаранты булып тора.

Ләкин шуны онытмаска кирәк- Конституциядә язылган хокук һәм ирекне тормышка ашыру һәркайсыбыздан тора. Бездән башка беркем дә Россияне тагын да көчлерәк, демократик һәм азат, чын мәгънәсендә бөек держава итә алмас. Уртак көч белән без теләсә нинди авырлыкларны җиңәрбез һәм илебездә чын гражданлык җәмгыяте төзи алырбыз.

Сезгә чын йөрәктән бәхет, иминлек, куелган максатларга ирешүдә ныклык, туган якны үстерү хезмәтендә зур уңышлар телим.

Г. Ә. Габидуллин,

Кама Тамагы муниципаль районы

башлыгы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев