Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәтенә күрә хөрмәте

7 октябрьдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү кичәсе булды.

Безнең районнан тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Алмаз Сабирҗанов, авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре җитәкчеләре Рамил Каюмов һәм Вәкил Касыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, Варварино АХП бүлекчәсе механизаторы Артем Гундоров һәм "Олы Кариле" ААҖ сыер савучысы Ильмира Зәйнетдинова катнашты. - Көз авыл хуҗалыгында төп эшләр тәмамлангач, хезмәтчәннәрнең нәтиҗәләр ясау вакыты,-ди Илфат Вәлиев. -Башкарылган эшләрне анализлап, без авыл хуҗалыгы елының уңышларын һәм кимчелекле якларын билгелибез. Чәршәмбе көнне Казанда республика җитәкчелеге бөтен тармак эшчәнлегенә йомгак ясады. Аерым алганда, кайбер объектив хәлләрне исәпкә алып, ул уңай бәяләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Алар барысы да Татарстан бу өлкәдә алга таба да үзе тоткан урыныннан артка чигенмәвенә ышаныч белдерделәр. Эстрада артистлары катнашындагы концертны да хезмәтчәннәр бик җылы кабул итте.

Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев