Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле сәгатьтә

16 июльдә Тәмте, Олы Бортас, Олы Кариле, Сөйки кустларында уракка чыгачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатларында комбайннар парады булды. -Агымдагы елда район хезмәтчәннәренә 24 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Болар уҗым һәм техник...

16 июльдә Тәмте, Олы Бортас, Олы Кариле, Сөйки кустларында уракка чыгачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатларында комбайннар парады булды.

-Агымдагы елда район хезмәтчәннәренә 24 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Болар уҗым һәм техник культуралар. Бер комбайнга йөкләнеш бик зур, ул 700 гектарга якын тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык комбайннарның да механизаторлары бар. Әмма техниканың әзерлеге район буенча бары тик 60-70 процент кына тәшкил итә, чөнки запас частьләр һәм акча җитешми. Комбайнчылар алдында "Татагрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин республика буенча һәр комбайнга йөкләнешнең артуы турында әйтте, ә безнең районда 2 тапкырга артык. -Хәл катлаулы, биш еллык корылыкка карамастан, басуда игеннәр үсә, һәм аларны вакытында җыеп алырга кирәк, барысы да сезгә бәйле,- диде Наил Фарук улы. Чыгыш ясаучылар комбайнчыларның тәүлек дәвамында эшнең оештырылуының әһәмиятен билгеләде. Шул ук вакытта механизаторлар урып-җыю вакытында эшне стимуллаштыру чаралары белән кызыксынды, урып-җыю бригадаларының кырга чыгу графигын төзергә кирәклеген әйттеләр. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев бу мәсьәләнең дөрес күтәрелүен, звенолар белән эшләргә кирәклеген искәртте. Ә һәр өч көн саен район механизаторлар эшенә йомгак ясалачагын билгели. -Без килеп туган барлык мәсьәләне шунда ук хәл итәргә тырышабыз, бүгенге көндә иң мөһиме- урып-җыю. Механизаторларга үз эшләренә намуслы карауларын үтенәм. "Кама Тамагы" АХПның Тәмте, Бортас, Сөйки бүлекчәләрендә һәм "Олы Кариле" ААҖда бодайга сынау суктыруы үткәрелде. Варварино бүлекчәсеннән Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Николай Хохловның яшьләрчә җитезлеге гаҗәпкә калдырды. -Аңа 65 яшь. Хезмәт стажы да шактый зур. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча һәр ел саен призлы урыннар ала,- ди бүлекчә җитәкчесе Дамир Сабиров. - Кәефегез ничек дип сорыйм механизаторлардан. - Бик яхшы. - Күпме эшләргә уйлыйсыз? - Эшне бер айда төгәлләрбез дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев