Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һава шартлары китергән нәтиҗәләргә каршы көрәштә сабыр булу кирәк

Гыйнварда җәмгыять ике төркемгә бүленде – берәүләр кар көртләренә каршы көрәшергә булышты, икенчеләре барысында да җирлек башлыкларын гаепләде.

Гыйнвар аенда төп бурычларның берсе – махсус техника, җәмәгать һәм шәхси транспорт хәрәкәтен тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен авыл һәм шәһәр җирлекләренең урам-юл челтәрен тәртиптә тоту мәсьәләсе. 

Соңгы унъеллыкта иң күп яуган карның нәтиҗәләрен бетерү барышы белән кызыксынып, без юл хезмәте, ЮХИДИ, идарә компанияләре вәкилләре белән элемтәгә кердек.
Кама Тамагы бистәсендәге юлларны тәртиптә тоту буенча баш подрядчы «Вираж плюс» ҖЧҖ мастеры Исхак Вәлиев газетага хәбәр иткәнчә, урамнар чистартылганнан соң, эшчеләр 23 гыйнварда тротуарларны чистарту һәм кар чыгару эшләренә керешкән.

- Кар түгү өчен бүлеп бирелгән мәйданчык берничә көндә тулды, шуңа күрә урамнардагы карны ташу өчен поселок җирлеге яңа мәйданчык билгеләде. Тик шәхси йөк машиналарында да карны шунда чыгарырга тырышалар, шул ук вакытта карны юл өстенә түгеп, безнең машиналарга юлны томалыйлар. 

Район үзәгенең гомуми озынлыгы 70 км булган урамнарында 11 трактор, өч зур йөк машинасы, тротуарларны һәм мәйданчыкларны көрәк белән чистартучы дүрт эшче эшли. Ишегалларында территорияне чистарту белән «Наш дом» ИК шөгыльләнә.

- Безнең үз тракторларыбыз юк, шуңа күрә шәхси эшмәкәрләрне яллыйбыз, - ди ИК директоры Рамил Галимов. - Төп проблема – ишегалларында торган машиналар. Йортта яшәүчеләрнең вацапта үз төркеме булу яхшы, анда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, машиналарны алып куюны сорарга була, юк икән, хуҗаларны эзләргә һәм аларга техника эшләячәге турында шәхсән хәбәр итәргә туры килә. Комаров, Дзержинский һәм Гагарин урамнарындагы ишегалларының барысын да диярлек чистарттык. Комаров урамындагы 9а һәм 9б йортлары янындагы участоклар гына калды. Анда әле дә тракторларның эшенә комачаулаучы машиналар тора.

- Сез ишегалларындагы юлны гына чистартасызмы?

- Әйе, карны чыгарырга техникабыз юк, бары тик өемнәргә җыябыз.

- Ә Калинин һәм Карл Маркс урамнарындагы күп фатирлы йортларның ишегалларын чистартмыйсызмы?

- Бу йортларда яшәүчеләрнең счет-фактураларында ишегалдын тәртиптә тоту хезмәте күрсәтелмәгән, шуңа күрә биредә ишегалларын кардан чистарту алып барылмый.

- Юл хезмәткәрләренең игътибарын Кама Тамагы урта мәктәбе янындагы хәлгә җәлеп итәсем килә, - дип сүзен дәвам итте Рамил Ирек улы. - Юл бик тар, машиналарга тукталырга урын юк. Балалар мәктәпкә юл буйлап бара, башка урамнардан һәм ишегалларыннан чыгып килүче машина йөртүчеләргә кар таулары юлның бар өлешен дә күрсәтми. Монда беренче чиратта юл читендәге кар өемнәрен чыгарырга кирәк.

ЮХИДИ дәүләт инспекторы Николай Иванов газетага хәбәр иткәнчә, гыйнварда район территориясендә 12 юл-транспорт һәлакәте булган.

- Кар күп яуган чорда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде, ул көннәрдә автомобильчеләр юлга чыкмаска тырышты, чыксалар да, тизлек режимын үтәделәр. Кар күплеге юлда уяу булырга мәҗбүр итте. Бураннан соң күп фатирлы бер йортның ишегалдында юл-транспорт вакыйгасы булган. Машиналарның берсе тулысынча кар белән капланган һәм, ишегалдын чистартканда, трактор аңа тиеп үткән. Гомумән алганда, автомобильчеләр барлык кагыйдәләрне үтәделәр, салган килеш рульгә утырмадылар.

- Ничек уйлыйсыз, бүген юлларда вәзгыять куркынычсызмы?

- Хәзер машина йөртүчеләргә юллар ян-яклардан да ачык күренсен өчен урамнардан кар өемнәрен чыгару мөһим.

Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны бистәләрендә яшәүчеләр, урамнарда кар күп булу сәбәпле, җирлек башлыкларына бар ачуларын яудырды. Шул ук вакытта җирлек җитәкчеләренең мул итеп яуган кар белән көрәшергә техникалары җитми, ә кешеләр безнең районда гына түгел, бөтен җирдә дә шундый ук хәл булуын аңламыйлар һәм сабырсызланалар. Җитмәсә, автомобиль хуҗалары машиналарны юл кырыенда калдырып, урамнарны чистартуда комачаулыклар барлыкка китерәләр, кешеләр йортларга һәм гаражларга керү юлларын чистартканда, карны контейнер мәйданчыкларына ташлыйлар.

- Техника бар көченә эшли, бер тракторыбыз инде сафтан чыкты, ремонтлау өчен запас частьләр эзлибез, - ди Кама Тамагы поселогы башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Шул ук вакытта кар әледән-әле кабат ява һәм безгә янә урамнарны чистартырга туры килә. Беренче көннән үк поселок урамнарына яңа роторны чыгарган «УЮТ « МУПка рәхмәт, «Наш дом» ИК ишегалларында тәртип булдыра. Подрядчы грейдерларының берсе мәйданнан кар җыюда эшли, икенчесе урамнардагы юлларны киңәйтә, урамнарда инде карны этәргә урын да калмады. Поселок халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: әйдәгез сабыр итик әле, бу кыенлыклар вакытлыча гына, аларны җиңәр өчен без барысын да эшлибез.

Район авылларында хәлләр ничек? 

- Без торак пунктларның урамнарын чистартуны көн саен күзәтеп торабыз, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин. – Ярдәмнәре өчен «Уют» МУП ҖЧҖ, «Гипс компаниясе» ҖЧҖ, «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Бу предприятиеләр иң авыр чорда юлларны һәм урамнарны чистарту өчен техника бүлеп бирде. Авыл җирлекләре башлыкларына ярдәмгә килгән һәм кар җыюда эшләүче шәхси трактор хуҗаларына рәхмәт. 
Район халкына чыннан да сабыррак булырга кирәк. Техникасы шактый күп булган Казанда да шундый ук хәл бит, анда да карны вакытында җыеп өлгермиләр. Барлык җирлек башлыклары да ялларсыз эшли, хәлләреннән килгәннең барысын да башкарырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев