Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркем өчен үрнәк

13 гыйнварда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Без бүген район газетасын чыгаруга күп көч һәм талантын куючыларның берсе турында сөйлибез.

Константин Павлович Шимин - тракторчы һәм елгачы, тарихчы һәм журналист, филолог һәм укытучы, пропагандист һәм җитәкче. Ул белмәгән белем өлкәсе, ул эшләмәгән тармак юктыр, мөгаен. Бүген районның хөрмәтле кешесенә 80 яшьтән артык. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Җиде еллык мәктәпне тәмамлауга ук тракторчылар курсына керә һәм сугыш елларында Кирельскида 205 нче совхоз басуларында чын мәгънәсендә җир сөрә. Район газетасының 1942 елда чыккан саннарының берсендәге мәкалә шул хакта сөйли. Менә аңардан кечкенә өземтә: «Комбайнчы Александр Шимин энесе тракторчы Константин һәм ике туганы белән «Шиминский фронтовой агрегат» дип аталган агрегат оештыра. Шиминнар 600 гектар иген җыю йөкләмәсе ала. Үз сүзләрендә торалар, һәркөнне эшләнеш нормасын арттыралар».

Әтиләре беренче көннән үк фронтка китә. Ул Берлинга кадәр барып җитә, исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Константинга да бәхет елмая, башкалардан аермалы буларак, ул укуын дәвам итә ала һәм әлеге мөмкинлектән тулысынча файдалана. Казан елга техникумын тәмамлап, елга флоты диспетчыры була. Белемле егетне күрәләр һәм егерме яше генә тулса да, аны КПСС райкомы бүлеге пропагандисты буларак, лекцияләр укырга җибәрәләр. Соңрак Константин Павлович район газетасын җитәкли. Бер үк вакытта казан университетының филология факультетын тәмамлый, аннары Мәскәүдә журналистларның Үзәк йорты каршында журналистика буенча ике еллык лектория уза. Район таркалган вакытта газетаны ябалар. Аның районнан китәсе килми, шуңа күрә үзенең көчен үсеп килүче буынны тәрбияләүдә сынап карый. Мәктәптә эшли, аннары Чистай училищесының Затондагы филиалын җитәкли, аның мөстәкыйль статус алуына ирешә. Соңрак мәктәпкә әйләнеп кайта, биредә дистә елдан артык лаеклы ялга чыкканчы эшли.

Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар Казан медицина институтын тәмамлап, берсе Казанда, икенчесе яңа Зеландиядә шактый уңышларга ирешә. Оныклары медицина фәннәре кандидаты. Яшь үзенекен ала, ирле-хатынлы Шиминнар өйләреннән чыкмый диярлек. кызлары айга ике тапкыр кайтып әти-әниләренең сәламәтлекләрен күзәтеп, өйдә тәртип булдырып китә. Константин Павлович сәяси вакыйгалар белән танышып бара, район газетасының даими укучысы буларак, җирле яңалыклардан да хәбәрдар. Без аны һәм элеккеге хезмәттәшләребезне, талантлы журналистларны, тәрҗемәчеләрне, корректорларны, машинисткаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Газета эшләү елларын берни белән дә чагыштырырлык түгел, чөнки без фотосурәтләрдә һәм мәкаләләрдә район тарихын чагылдырабыз. Моңардан да мактаулырак вазыйфа бар микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев