Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Кама Тамагында күптөрле кызыклы чаралар үткәреләчәк

Районда 1824 инвалид яши, шуларның 180 - балачактан инвалидлар, инвалид бала - 72, l группа инвалидлар - 138, ll группа - 1003, lll группа - 430, Бөек Ватан сугышы инвалиды - 4 кеше. 65 гаиләдә инвалид балалар бар, 2 гаиләдә - 2 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Халыкара инвалидлар...

Районда 1824 инвалид яши, шуларның 180 - балачактан инвалидлар, инвалид бала - 72, l группа инвалидлар - 138, ll группа - 1003, lll группа - 430, Бөек Ватан сугышы инвалиды - 4 кеше. 65 гаиләдә инвалид балалар бар, 2 гаиләдә - 2 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында районда быел да күптөрле кызыклы чаралар үткәреләчәк. Бу - балаларның "Алтын йөрәк" Бөтенроссия балалар әдәби иҗат бәйгесендә катнашуы, инвалид балаларның өйләренә барып, аларга бүләкләр тапшыру белән бәйле "Син ялгыз түгел" традицион акциясе. Район үзәге мәктәпләрендә инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән акча җыю буенча хәйрия ярминкәләре узачак. "Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер" акциясе кысаларында район укучылары Бөек Ватан сугышы инвалидларының өйләренә барып, хәлләрен беләчәк, "Акчарлак" спорт комплексында инвалидлар арасында спартакиада үтәчәк. Районның туган якны өйрәнү музеенда бу көннәрдә хәйрия экскурсияләре һәм "Балаларга шатлык бүләк ит"дип исемләнгән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Ункөнлек кысаларында район хакимиятендә "Кайнар телефон" эшләячәк, инвалидлар иҗтимагый оешмасы активистлары катнашында "Түгәрәк өстәлләр", семинарлар, турнирлар, фестивальләр, конкурслар, чемпионатлар үткәреләчәк. Көнүзәк темаларны яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив эш алып барылачак. "Инвалидлар хокуклары турында конвенцияне ратификацияләү сәбәпле "Инвалидларны социаль яклау мәьәләләре буенча Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" һәм башка норматив актлар буенча түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
Ташламалы шартларда инвалидлар өчен көнкүреш хезмәте күрсәтү (чәчтараш, мунча) оештырыла.
Ункөнлек 30 ноябрьдә район мәдәният йортында концерт программасы белән ачыла, 1 декабрьдә балалар өчен "Игелек юлыннан" дип исемләнгән конкурс-уен программасы оештырыла.
Инвалидлар тормышы игелек һәм шәфкатьлелек белән тулсын һәм алар үзләрен кирәкле кешеләр итеп тойсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев