Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык турында кайгыртып

Узган шимбәдә сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүнең республика программасы кысаларында районыбызда Красновидово фельдшер-акушерлык пункты, үзәк район сырхауханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге һәм поликлиника биналары капиталь ремонттан соң ачылды.

Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, муниципаль район башлыгы Зөфәр гарәфиев һәм башка рәсми затлар, халык катнашты.
Объектларны ачканда ике митингта да чыгыш ясап, Зөфәр Галимуллович республика президентына, хөкүмәткә, шәхсән сәламәтлек саклау министрына дәвалау учреждениеләренә капиталь ремонтлау һәм җиһазлауда күрсәткән ярдәмнәре өчен төзүчеләргә һәм барлык башкарылган эшләрдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, әлеге объектлар кешеләр иминлеге хакына озак һәм нәтиҗәле эшләр, дигән өмет белдерде. айрат Зәкиевич үзенең чыгышында мөһим бер фактны билгеләде: республикада быел беренче тапкыр озак еллар дәвамында уңай демографик хәл барлыкка килде: балалар туу саны табигый кимүне өч мең кешегә артып киткән, мондый хәл Россия Федерациясенең биш субъектында гына күзәтелә. Биредә медицина хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Һәркемгә сәламәтлек теләде, әгәр авырып китәләр икән инде, табиблар, урта медперсонал кешене аякка бастыру өчен һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, диде.
Красновидовода ФАП быел капиталь ремонтланган, утыз елдан артык Александр Камонин җитәкләгән Горький исенмендәге колхоз хисабына төзелгән мәктәп бинасына күчте. Элеккеге җитәкчегә дә сүз бирелде.
Район үзәгендә митингта ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев һәм подрядчы фирма «Стройград» генераль директоры Радик Төхвәтуллин чыгыш ясады. Аеруча яхшы эшләгән төзүчеләргә муниципаль район башлыгы рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Аннары ремонтланган бүлмәләрне карадылар, медицина хезмәткәрләре белән җанлы аралашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев