Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык мәнфәгатендә

Узган атнада ТР Президенты йөкләмәсе белән коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча республика эксперт комиссиясе тарафыннан коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда безнең районга практик ярдәм күрсәтү эше үткәрелде. Аның кысаларында 24 гыйнварда "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе...

Узган атнада ТР Президенты йөкләмәсе белән коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча республика эксперт комиссиясе тарафыннан коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда безнең районга практик ярдәм күрсәтү эше үткәрелде.
Аның кысаларында 24 гыйнварда "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары, иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Василий Логинов гражданнар кабул итте. Иң элек анда 16 кеше язылган иде, әмма шул көнне мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Безгә кешеләр төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә: алар социаль, сәяси характерда, тарифлар һәм ТКХ хезмәтләренә түләү, пенсия тәэминаты, кадрлар сәясәте, сәламәтлек саклау, миграция законнары. Биредә безгә торак алу мәсьәләсе белән ике инвалид бала анасы мөрәҗәгать итте; пенсионерларны кызыксындырган сорауларны авыл ветераннар советы рәисе күтәрде, аларны пенсиянең күләме аз булуы борчый, тарифлар тизрәк үсә; район дәваханәсе табибын шәһәр тибындагы поселокта белгечләрне калдыру проблемасы борчый, чөнки авыл табиблары өчен каралган ташламалар биредә гамәлдә түгел.
Гомумән алганда, ачулы мөрәҗәгатьләр юк, барысы да тормышта була торганнар. Без барлык проблемаларны да хәл итүдә ярдәм итәчәкбез, - диде Василий Платонович.
Урыннарда иҗтимагый кабул итү утырышлары ничек үткәреләчәк дигән сорауга ул шәһәрләрдә-ай саен, ә районнарда елга 1-2 тапкыр булачагын билгеләде һәм бездә җирле иҗтимагый кабул итүнең булуы, аның гражданнарны кабул итүен, бу эшкә төрле дәрәҗәдәге җирле депутатларның тартылуын өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев