Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык хәтерендә

Узган чәршәмбедә безнең районда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән булды. Рөстәм Нургалиевичның визит программасы ике өлештән торды: корылык шартларында авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр белән танышу һәм "Булгария" теплоходы һәлакәте истәлегенә багышланган Сөйки кичүендә төзелгән мемориалда булу. Безнең районга кадәр Президент Кайбыч һәм Апас районнарында булган, ә аннан...

Узган чәршәмбедә безнең районда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән булды.
Рөстәм Нургалиевичның визит программасы ике өлештән торды: корылык шартларында авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр белән танышу һәм "Булгария" теплоходы һәлакәте истәлегенә багышланган Сөйки кичүендә төзелгән мемориалда булу.
Безнең районга кадәр Президент Кайбыч һәм Апас районнарында булган, ә аннан соң Премьер -министр урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, "Ак Барс- Холдинг" җитәкчесе Иван Егоров озатуында вертолетта безнең район басуларын карадылар һәм "Кама Тамагы" АХП Уразлино бүлекчәсе янындагы мәйданчыкка төшкәч, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары белән очраштылар.
Президент билгеләп үткәнчә, дүртенче ел инде авыл хезмәтчәннәре корылык шартларында эшли һәм агымдагы елда безнең район да корылыктан аеруча зыян күрде. Шул ук вакытта үстерелгәнне җыеп алырга, берүк вакытта терлек азыгы әзерләргә дә кирәк.
Зөфәр Галимуллович хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы тармагында һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә алып барылган чаралар турында сөйләде.
Мемориалда Президент һәм аны озата баручылар "Булгария" һәлакәтендә батучылар исемнәре язылган истәлек диварына тере чәчәкләр куйды. Аннан соң муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, республика министрлары, РФ МЧС вәкилләре һәм җыелган халык та һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Рөстәм Нургалиевич батып үлүчеләрнең туганнары һәм аларны искә алырга килүчеләр алдында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, коточкыч фаҗига 122 кеше гомерен алып китте, алар истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Аннан соң Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Александр Чуприян сүз алды. Ул «Булгария» һаләкәтеннән соң башкарылган барлык чаралар һәм коткаручылар эше турында сөйләде. Бер минут тынлык игълан ителде. Президент һәм аны озатучылар мемориаль каршындагы мәчет һәм часовняда булдылар. Бу вакытта Иделдән узып баручы суднолар һәлак булучыларны искә алып гудок бирделәр. Теплоход һәлакәте ачык күренеп торган текә ярга чыгып алар һәлак булучыларны тагын бер кат искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев